Балтач таңнары
+3 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Яңалыклар
23 Мая 2019, 10:22
Инвалидлыкны алу гадиләштерелде
21 майдан алып Русиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медик-социаль экспертиза үткәрү тәртибе үзгәрде.
21 майдан алып Русиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медик-социаль экспертиза үткәрү тәртибе үзгәрде.
Министрлар кабинеты сайтында хәбәр ителүенчә, хәзер медик-социаль экспертизага юлламаны поликлиника инвалид катнашлыгыннан тыш электрон документ формасында тапшыра.
Моңа кадәр инвалидлыкны билгеләр өчен гражданнар медик-социаль экспертиза учреждениеләренә, пенсия фондларына, халыкны социаль яклау органнарына җибәрелә иде.
Хөкүмәт утырышында премьер-министр Дмитрий Медведев әйтүенчә, инвалидлар инстанцияләр бусагалары таптамасын, өстәмә кәгазь-белешмәләр җыймасын, барын да “Госуслуги” порталы аша эшли алсын өчен документлар алмашуга этаплап күчү башлана.
Хәзер Дәүләт муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша электрон төрдә медик-социаль экспертиза актының копиясен, медик-социаль экспертиза үткәрү протоколын алуга сорау җибәрү, шулай ук медик-социаль экспертизаның беренчел һәм баш бюросы карарларына шикаять язу мөмкинлеге бар.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин инвалидлыкны билгеләү тәртибен гадиләштерергә, шулай ук комплекслы реабилитация үз
әкләрен үстерергә кушкан иде.
#ВладимирПутин
Чыганак: “Өмет”.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"