Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 март 2019, 18:20

Балтачлылар, газонга машина туктатмагыз!

Республика парламенты (Корылтай) депутатлары газоннарда, чәчкә үскән клумбаларда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында автомобильләрен калдырып киткән һәм алар аша үткәннәргә җаваплылыкны арттырырга җыена. Бу турыдагы закон проекты 28 мартта үтәчәк пленар утырышта каралачак.

– Газонга автомобиль парковкалау проблемасы башлап тикшерелми. Бу җитешсезлек халыкның да, власть органнарының да бик җанына тия, – ди Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Кызганычка каршы, моңа кадәр гамәлдә булган законнар андый кешеләрне нәтиҗәле җәзага тарттыра алмады. Штрафтар судта каралып кире кагылды, гаеплеләр җәзадан качты. Проблема шунда – федераль канунияттә дә, республиканыкында да газон мәгънәсе ныгытылмаган иде. Хәзер без бу темага нокта куячакбыз. Барысы да җиренә җиткереләчәк.

Административ җаваплылыкмы? Алар түбәндәге суммалардан гыйбарәт булачак: гражданнар өчен бер мең сумнан ике мең сумга кадәр, вәкаләтле кешеләр өчен 5 меңнән 10 меңгәчә, оешмалар өчен 20 мең сумнан 30 меңгәчә. Кабат закон бозучылар өчен штраф артачак: гражданнар өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вәкаләтле кешеләргә 15 меңнән 20 меңгә кадәр һәм оешмалар өчен 35 меңнән 50 мең сумга кадәр.
Шулай булгач, ярамаган урыннарда автомобиль парковкалауга һәм җәяү үтүгә юл куймыйк, җәмәгать!
Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
(Фото Интернет челтәреннән).
Читайте нас: