Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 март 2019, 11:53

Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллык юбилее уңаеннан нинди чаралар көтелә?

“Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә республика Башлыгының иҗтимаги-сәяси үсеш идарәлеге начальнигы Урал Килсенбаев һәм мәдәният министры Әминә Шәфикова Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чаралар турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

“Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә республика Башлыгының иҗтимаги-сәяси үсеш идарәлеге начальнигы Урал Килсенбаев һәм мәдәният министры Әминә Шәфикова Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чаралар турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.


— Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итүнең төп идеясе —республикада туып-үскән барлык кешеләрне берләштерү. Бер гасырлык юбилейны бәйрәм итүдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән, мәктәп укучыларыннан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр һәркем катнашачак, — диде Урал Килсенбаев. Быел Башкортстанның 100 еллыгына багышланган 50дән артык объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Апрельдә — “Башкортстан урыслары Соборы” төбәк иҗтимаги оешмасының V съезды, июньдә V Бөтендөнья башкортлары корылтае үтәчәк.

Әминә Шәфикова юбилейга багышланган мәдәни программа белән таныштырды.

6 мартта Мәскәү Халыкара музыка йортында Башкортстанда туган солистлар катнашлыгында зур концерт белән башланган юбилей чаралары 12-13 мартта Федерация Советында Башкортстанның презентациясе белән дәвам итәчәк.

17 мартта режиссер Булат Йосыповның “Беренче республика” дигән тулы метражлы фильмының премьерасы булачак. Ул Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга багышлана.

23 мартта “Башкортостан” дәүләт концерт залында тантаналы концерт узачак, анда республиканың иң яхшы иҗат коллективлары, җырчылар Илдар һәм Әскар Абдразаковлар, Алсу Сафина, Роберт Юлдашев, “Голос” тапшыруы финалчылары чыгыш ясаячак.

23-30 майда — төрки театрларның “Туганлык” Халыкара фестивале, 12-15 июньдә Надежда Бабкина, Илдар Абдразаков, Юрий Шатунов, Земфира һәм Алсу катнашлыгында “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале үтәчәк.


Чыганак “Кызыл таң”




Читайте нас: