Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 гыйнвар 2019, 12:35

Хөкүмәт утырышында —юллар ремонты һәм төзелешенә кагылган мәсьәләләр

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Президиумы утырышын үткәрде.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Президиумы утырышын үткәрде.


Анда 2019 – 2021 еллдарда уртак файдаланудагы төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмиәттәге автомобиль юлларын ремонтлау, төзү, реконструкцияләү буенча территориаль заказ каралды. Документка ярашлы, республика Юл фондының быелгы күләме – 17,88, 2020неч елда – 17,2, 2021нче елда 16,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.


Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов белдерүенчә, быел “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан бүленгән 1,8 миллиард сум исәбенә фонд тагын да киңәя. Моннан тыш, быел ил казнасыннан Агыйдел аша күпер салуга – 500 миллион сум, Көнчыгыш юлын төзүгә 1,5 миллиард сум бүленүе көтелә.


Утырышта шулай ук муниципальара маршрутларда халыкны сыйфатлы транспорт белән хезмәтләндерү, инвестиция куәтен арттыру, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә спортка булышлык итү чаралары каралды.
Читайте нас: