Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 декабрь 2018, 18:40

Балтачның ветеринария хезмәте автопаркы өр-яңа Лада Ларгус автомобиле белән тулыланды

Елның соңгы көннәре яхшы хәбәрләре белән сөендереп кенә тора. Үзәк район дәваханәсенә ике берәмлек махсус автомашина кайтарылганы турында гәзитебез сайтында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә районның ветеринария хезмәтендә дә яңарыш күзәтелде.

Республика шәһәр һәм район ветеринария станцияләренә тапшырылган 80 автомобильнең берсе Балтачка юлланды. Ветеринария хезмәте автопаркы һәм җиһазлары 70-80 процентка искерүе хәл итәсе төп проблемага әверелгән булган.
Район ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов белдерүенчә, яңа техника ветеринарларга актив профилактика эше алып барырга ярдәм итәчәк.
Дарулар һәм биопрепаратлар йөртү өчен суыткычы булган Лада Ларгус автомобиле авылларга чыкканда да, районга препаратлар алып кайтканда да киң куллану табачак.
Махсус техниканы район ветеринария станциясенең тәҗрибәле водителе Фәнзил Карамов хезмәтләндерәчәк.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: