Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 декабрь 2018, 18:39

Иске Янбайлар фельдшердан уңды

Иске Янбайлар фельдшердан уңды

Иске Янбай авыл фельдшеры Илүсә Әсләмова 31 ел халык сәламәтлеген кайгырта
Илүсә Әсләмова 31 ел дәвамында Иске Янбай авылында фельдшер булып эшли. Югары категорияле фельдшер бүген 300дән артык кешенең сәламәтлеге сагында тора.

Илүсә Фәрит кызы — Иске Янбай авылы кызы. Белем алып, һөнәр үзләштергәннән соң бар гомерен туган авылы халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган. Һәр кешене, аның авыруларын энәсеннән жебенә кадәр белә дисәк һич арттыру булмас. Аның барлыкка килүе, нәселдәнлеге— барысы белән дә хәбәрдәр ул. Диагноз кую, дәвалау өчен болар барысы да мөһим. Бөре медицина училищесында һөнәр үзләштергән белгеч 1987 елда туган авылында хезмәт юлын башлый. Шул вакыттан алып, өч дистә елдан артык Иске Янбай халкының сәламәтлеген кайгырта.

—Эшли башлаган дәвердә 700гә якын кеше биредә гомер кичерә иде. Мәктәп яшендәге балалар саны күп. Елына уртача уникешәр бала дөньяга килә. Бүген авылда 6 яшькә кадәр —1, мәктәп яшендәге 14 бала бар. Халык саны шактый кимесә дә бу безнең жаваплылыкны азайтмый, киресенчә, һәр кешенең сәламәтлеге игътибар астында, — ди Илүсә Фәрит кызы.

Биредә яшәүчеләрнең күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Саннар теле белән әйткәндә 80 яшьтән югары — 21 кеше, 60 яшьтән өлкәнрәк 88 кеше гомер кичерә. Эш яшендәге халыкның саны 65кә тиң. Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк дигәндәй, авыл картайса да фельдшерга мәшәкатьләр кимеми. Авыруларга йөрү, прививкалар ясау, дарулар сату... Соңгы елларда балалар саны кимү сәбәпле, төнлә авыру сабыйларга йөрү кимеде дип билгели ул. Хезмәт дәверендә ике бәбинең кендек әбисе дә булырга туры килгән аңа. Эшеннән ямь табып эшли ул. Күтәренке кәефе белән янәшәдәгеләрне дөньядан ямь табып яшәргә өнди сыман.

— Авыл халкы тыңлаучан. Сәләматлекләренә кул селкеп карый торган түгелләр. Участок табибы Гүзәл Маликова, социаль хезмәткәр Резеда Фәтхуллина белән киңәшләшеп, бергәләшеп эшлибез. Табиб билгеләгән даруларны вакытында кабул итәләр. Диспансеризация үтүгә дә житди карыйлар. Узган елда 62 кеше сәламәтлеген тикшерде. Быел 67 кешенең 5-сенә белгечләргә күренәсе калды.. Бездә халык бу яклап мәгълүматлы, тәртипле, —ди Илүсә Әсләмова.

Хезмәтендә үз юлын тапкан ак халатлы, гаиләсендә дә бәхетле хатын, яраткан әни, сөекле зур әни. Тормыш иптәше Жәлил белән өч балага гомер бүләк итеп, һәммәсенә дә югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Өлкән уллары Зәлиф Нефтекама юридик университетын тәмамлаган. Гаиләле. Уртанчылары Илгиз Свердловск тау институтына һөнәр үзләштергән. Кызлары Эльвира юридик университетын тәмамлап, әлеге мәлдә Уфада үз һөнәре буенча хезмәт юлын башлаган мәле. Позитив карашлы, уңган, булдыклы, мөлаем йөзле ханым сәламәтлек булганда гына тормыш матур күренә дип билгели.

Рифина ГАЛИЕВА
Читайте нас: