Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь 2018, 23:32

Бүген „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Халыкара инвалидлар көне үтте.

Бүген „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Халыкара инвалидлар көне үтте

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бер мәйданга жыелып, бер-берсе белән аралашты, спорт чараларында катнашты.

Сәламәтлек ин зур байлык икәнен анласак та, дөнья көткәндә бу хакыйкатьне онытып жибәрәбез. Кабаланабыз, бәргәләнәбез. Авырып киткәч кенә тазалык хакында уйланабыз. Ә бит янәшәбездә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә күп. Безнен районда, мәсәлән, эш яшендәге 400дән артык мөмкинлекләре чикләнгән кеше гомер кичерә. Тормыш авырлыкларына бирешми, яшәү дәрте, рух көче белән алар күпләргә өлге.
Инвалидлар көнендә дә мондый кешеләр адресына жылы теләкләр күп яњгырады. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, социаль мәсьәләләр hәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, инвалидлар жәмгыяте рәисе Рәшит Хәбибрахманов, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Сергей Биктубаевлар, үзәк район больницасыныњ врач-терапевты Ирина Сәхәповалар чыгыш ясады.
—Сезнењ күпләрегез сәламәтлекләре чикле булса да, эшләп йөриләр. Сез башкалар өчен үрнәк. Булган сәламәтлекне саклап, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик. Борчыган сорауларыгыз булса, бергәләшеп хәл итәргә тырышырбыз, — диде Илгиз Әхвәс улы.
Берәүләр туганда, икенчеләре юл фажигаләрендә гарипләнә. Рух ягыннан ињ көчле кешеләр монда жыелды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр концерт номерлары белән чыгыш ясады. Түбән Сикияздан Роза hәм Зәки Мифтаховлар, Иске Балтачтан Зәлфирә Гатина, Янтимер авылыннан Пётр Адуллов, Имәннән Флүр Абраров, Сәйтәктән Гали Муллаәхмәтов, Көндәшледән Мәгъдән Фазыловлар чыгыш ясады. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре чараны музыкаль яктан бизәде. Көнтүгеш авылыныњ „ Ахирәтләр” төркеме дә чарада катнашты.
Чара үткән көнне төрле спорт чаралары оештырылды. Дартс буенча ир-атлар арасында Сәйтәктән Гали Муллаәхмәтов беренче урын яулады. Нөркәдән Илдар Фәридонов— икенче, Имәннән Флүр Абраров өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында алдынгылык Иске Балтачтан Флүрә Сафинада. Нөркә авылыннын Язилә Хажиева икенче урын яуласа, Иске Балтач авылыннан Лидия Сәфәрова өченче урынга чыкты.
Кул көрәштерү спорты буенча ир-егетләр арасында Карыштан Денис Гыйндуллин беренчелекне алды.Көндәшледән Алмаз Гыйзетдинов икенче урынга чыкты. Яња Балтачтан Рәмил Зиннәтшин өченче урынга лаек булды.
Шашки буенча Иске Балтачтан Флүрә Сафинага тињнәр табылмады. Түбән Сикияздан Роза Мифтахова — икенче, Зәлфирә Гатина өченче урынга чыкты. Ир –егетләр арасында Имәннән Флүр Абраров беренчелекне яулады. Нөркәдән Илдар Фәридонов— икенче, Иске Янбайдан Гафи Хәмәтнуров өченче урыннарга чыктылар.
Баскетол уенында алдынгылык Яна Балтач авылыннан Рәмил Зиннәтшинда. Иске Янбайдан Гафи Хәмәтнуров — икенче, Нөркәдән Илдар Фәридонов hәм Иске Балтачтан Гаффан Вәлиевлар өченче урыннарга бүлештеләр.
Хатын-кызлар арасында Язилә Хажиева баскетол уенында алдынгы урыннарда барды.

Рифина ГАЛИЕВА.
Читайте нас: