Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 ноябрь 2018, 18:31

ВОДИТЕЛЬЛӘР, ЮЛЛАРДА САК БУЛЫГЫЗ!

ВОДИТЕЛЬЛӘР, ЮЛЛАРДА САК БУЛЫГЫЗ!

Балтач юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре юлларда игътибарлы булырга чакыра
Кыш айлары водительләр өчен аеруча хәвефле. Юллар тайгак, бозлы. Тәүлекнең караңгы вакытында бигрәк тә юлларда йөрү куркыныч. Водительләргә бу мәлләрдә юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә. Кышкы трассадан барганда кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Төрле манёврлар, башка транспорт чараларын узып китү дә куркыныч белән яный. Кышкы чорда тормоз педаленә басып транспорт чарасы туктаганга кадәр юл озая да елның башка ысулы белән чагыштырганда озынрак була .Тормозга баскач та машина шул ук тизлектә баруын дәвам итә. Балтач районы юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен сакларга чакыра. Водитель автомобиль эчендәге hәм җәяүлеләрнең гомере өчен җаваплы.
Читайте нас: