Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 ноябрь 2018, 17:37

Балтачның тугыз педагогы “Ел укытучысы-2018” исеменә көч сынашты

Балтачның тугыз педагогы “Ел укытучысы-2018” исеменә көч сынашты

Беренче көнне бәйгечеләр Иске Балтач урта мәктәпләре базасында ачык дәресләр үткәрде. Бу җитди биремне барысы да „бишле” билгесенә үттеләр. Икенче көнне 1нче Иске Балтач урта мәктәбенең актлар залына җыелдылар. Биредә аларны чираттагы сынаулар көтә иде: „Мастер-класс” күрсәтү, түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашу.
Быел төрле мәктәптән җыелган мөгаллимнәр районның иң яхшы укытучысы исеменә бәйге тоты. Алар — 2нче Иске Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Регина Гайнетдинова, 1нче Иске Балтач урта мәктәбенең химия фәне укытучысы Гөлшат Закирова, Инзилә Сафина (Сәйтәк, башлангыч сыйныфлар укытучысы), Гөлсинә Хәлиуллина (Иске Тимкә, башлангыч сыйныфлар), Светлана Хаҗиева (Югары Карыш, башлангыч сыйныфлар), Инга Айметова (1нче Иске Балтач, биология), Лариса Гыйльметдинова (Түбән Сикияз, башкорт теле укытучысы), Надежда Беляева (Түбән Иванай, урыс теле) һәм бердәнбер ир-егет укытучы — Көндәшле урта мәктәбенең физика укытучысы Николай Кашин.
„Мастер-класслар” барышында һәр конкурсант үзенә билгеләнгән 20 минут вакыт эчендә укыткан предметы буенча иң яңа алымны күрсәтте. Бу биремдә залдагылар, хезмәттәшләре, үзләрен яклап килгән төркем әгъзалары бәйгечеләргә ярдәмгә килде.
Бәйгенең Положениесенә ярашлы, һәр укытучының Интернет-ресурсы (белгечнең сайты) каралды. Үзләре биргән дәрескә мөгаллим һәм мөгаллимәләр анализ ясады. Бирелгән темалар буенча эссе язды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә дә актив булды бәйгечеләр. „Укытуның сыйфаты. Укытучының абруе” темасына сөйләшүне Көндәшле урта мәктәбенең биология, химия укытучысы, „Ел укытучысы — 2013” республика конкурсы җиңүчесе, „Оста укытучы — 2014” республика бәйгесе җиңүчесе Игорь Аугенберг алып барды.
Нәтиҗәләр чыгарганнан соң Николай Кашин районның „Ел укытучысы” дип танылды.
Инзилә Сафина — „Яшь укытучы”, Надежда Беляева — „Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы”, Лариса Гыйльметдинова исә „Башкорт теле һәм әдәбияты укытытучысы” бәйгесе җиңүчесе булды.
Җиңүчеләр алдына әлеге уңышлары тагын да җаваплы бурыч куя. Алар районыбыз данын республика бәйгеләрендә яклаячак. Анысында да лаеклы чыгыш ясарлар дип ышанабыз.
Гөлшат Закирова һәм Гөлсинә Хәлиуллина бәйгенең лауреатлары булды.
Регина Гайнетдинова —„Иң иҗади укытучы”, Инга Айметова — „Илһам һәм иҗат”, Светлана Хаҗиева — „Йөрәгемне балаларга бирәм” номинацияләрендә җиңүче буларак билгеләнде.
Заман белән бергә атлаган көчле белгечләр бар районда. Быелгы бәйге мәгарифнең киләчәге нәкъ шундый мөгаллимнәр кулында икәнлеген күрсәтте.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: