Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 ноябрь 2018, 18:47

Тучыбай урта мәктәбен данлаучы кызлар—бертуган Бакировалар

Тучыбай урта мәктәбе укучылары Назгөл һәм Сөмбел Бакировалар сабакташларына баръяклап та үрнәк күрсәтә

Тучыбай урта мәктәбендә белем алган Назгөл һәм Сөмбел Бакировалар өлгеле укучылар сафында.

Сез фотосурәттә күргән сөйкемле, чибәр hәм тырыш кызлар Югары Кансөяр авылында яшәүче апалы-сеңелле Назгөл hәм Сөмбел Бакировалар. Алар Тучыбай урта мәктәбе укучылары. Назгөл — 8 сыйныфта, ә Сөмбел 5 сыйныфта белем ала. Алар икесе дә уку алдынгылары, бары тик „5” hәм „4” билгеләренә укыйлар.

Илүсә hәм Әлзәм Бакировлар гаиләсендә алар дүртенче hәм бишенче бала булып дөньяга килгәннәр. Эльвина hәм Энҗе апалары — гаиләле, ә Иркә апалары Сәйтәк урта мәктәбендә укый. Туганнары үрнәгендә кызлар барлык эшләрнең серенә төшенеп үсәләр. Аш-су бүлмәсендә тәмле ризыклар пешерәләр, ихаталарында күпләп мал карыйлар. Назгөл дә, Сөмбел дә икешәр сыер савалар.

Мәктәпнең сәләтле, алдынгы карашлы укучылары алар. Санап китсәң, аларның шөгыльләре чиксез. Икесе дә моңлы итеп җырлыйлар, дәртле итеп бииләр, рәсем төшерәләр. Сәләт, күпчелек нәселдән килә, диләр. Яхшы сыйфатлар әти- әниләреннән күчкәндер. Илүсә Гадел кызы hәм Әлзәм Әлтәф улы икесе дә матур итеп җырлыйлар. Яшь чакларында икесе дә вальс биегәннәр. Кызларга килгәндә алар мәктәптә узган бер чарадан дә читтә калмыйлар, hәр бәйрәмдә музыкаль күчтәнәчләрен өләшәләр.

Авылым бизәкләре” район фестивалендә әлеге кызлар бию төркеме туплап, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларның биюен тамашачы алкышлар белән озатты.

Сөмбелнең сыйныф җитәкчесе буларак, аның хакта бары тик яхшы сүзләр әйтә алам. Уңган, hәр эшкә җаваплы карый торган укучы ул. Мәктәп белән бәйле эшләргә hәрвакыт ярдәмгә килә. Бервакытта да моны мин башкара алмыйм, дими. Эшне җиренә җиткереп үти. Мәктәптә чаралар үткәргәндә Сөмбелнең ярдәмен нык тойдым. Ул концерт номерларын уйлап таба, яшьтәшләрен, бигрәк тә малайларны, биюгә бастыру, җырлату булсынмы, барысын да эшли. Һәр дәрескә җитди әзерләнә, үзаллы белемен арттыра. Апасы Назгөл да тырыш укучы. Ул теннис уйнарга ярата. Район күләмендә узган теннис ярышларда теләп катнаша hәм югары күрсәткечләргә ирешә. Кызлар икесе дә сурәт төшерергә осталар.

Әнисе, апалары белән бергә теплицага рәсемнәр төшергәннәр. Талантлы кешеләр барúяклап та талантлы, диләр. Бакировлар гаиләсе белән якыннан танышкач моның дөрескә тап килүенә ышанасың.

Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.
Читайте нас: