Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 октябрь 2018, 11:00

Балтач яшьләрен Волонтёрлар рәтен тулыландырырга чакыралар

Бүгенге әңгәмәдәшебез — Иске Балтач авылындагы Республика Волонтёрлар хәрәкәте үзәге баш белгече Айгөл Камил кызы ГАЛӘВЕТДИНОВА.

Бүгенге әңгәмәдәшебез — Иске Балтач авылындагы Республика Волонтёрлар хәрәкәте үзәге баш белгече Айгөл Камил кызы ГАЛӘВЕТДИНОВА.
—Айгөл Камилевна, кем волонтёр дип таныла һәм волонтёр булу өчен яшьләргә нәрсә эшләргә кирәк?
—Безнең үзәк Иске Балтач авылының Беренче май урамындагы беренче санлы йортта урнашкан. Ундүрт яшьлек кыз һәм малайлар волонтёр булып таныла ала. Моның өчен Интернетка кереп „Добровольцы России” сайтында теркәлергә кирәк. Анда һәр кешегә „ID”-адрес бирелә. Шул адрес белән безгә килү шарт. Безнең үзәктә гариза языла. Паспортның күчермәсе эшләнә. 3х4 сантиметр зурлыктагы ике фотосурәт кирәк. Шушы процедураларны эшләгәннән соң яшьләргә махсус кенәгә бирелә. ВАТСАПта үзебезнең „Волонтёры Балтачево” төркемебез бар. Анда да теркәлү урынлы.
—Мондый кенәгәләр кайчаннан башлап бирелә башлады, районыбыз яшьләре кулында ничә кеше кулында хәзер андый кенәгә бар?
—“Волонтёр кенәгәсе” 2017нче елның сентябрь аеннан бирелә башлады. Районда 150гә якын егет һәм кыз кулына махсус кенәгә тапшырылды. Без волонтёрлар белән төрле чаралар, акцияләр үткәрәбез. Һәр катнашкан чара кенәгәдә билгеләнеп (язылып) бара.
—Волонтёр булу югары һәм махсус уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар бирә, дигән сүзне дә ишетергә туры килгәне бар...
—Әйе. Урта мәктәптән соң Русия Федерациясендәге югары һәм махсус уку йортларына укырга кергәндә мондый кенәгәнең булуы өстәмә баллар бирә. Нинди уку йорты булуга карап 1дән алып 10га кадәр өстәмә балл җыйган райондашларыбыз бар.
—Агымдагы елда районның урта мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында ничә кеше шушы кенәгәне алды һәм алар артабан бу хәрәкәттә катнаша аламы?
—2018елгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан 50 егет һәм кыз махсус кенәгә алды. Волонтёр булу кешегә укыганда да, хезмәт дәверендә дә булышлык итә. Мәсәлән, Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт медицина университеты каршында —„Волонтёры-медики”, аграр университет каршында — „Волонтёры-аграрий” хәрәкәтләре, шулай ук нефтьчеләрнең хәрәкәтләре бар. Яшьләребез зур теләк белән аларга кушылалар һәм волонтёр эшен дәвам иттерәләр.
—Яңа уку елында ничә укучы районның волонтёрлар хәрәкәтен тулыландырды һәм быел ничә кешене җәлеп итәчәксез?
— Әлегә Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән 42 егет һәм кыз килде. Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә булырга өлгермәдек. Тиздән анда да булачакбыз, яшьләр белән очрашачакбыз. Безнең үзәккә чикләнмәгән санда яшьләр кабул ителә.
Яшьләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: килегез, чараларда актив канташыгыз. Вакытыгызны файдалы шөгыльләр белән үткәрегез. Үкенмәссез!
Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды.

Читайте нас: