Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 сентябрь 2018, 10:46

Балтач район Хакимияте Аппаратында — үзгәрешләр

Дүшәмбе көнне район Хакимияте бинасында үткән Аппарат киңәшмәсендә катнашучыларны район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов яңа вазифаларга билгеләнгән кадрлар белән таныштырды.

Район хакимиятенең Информация – аналитика бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы итеп Альбина Радиф кызы Гельметдинова; район Хакимиятенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече вазифаларын башкаручы итеп Хәмәтов Илдар Кыям улы билгеләнде.