Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 сентябрь 2018, 15:58

Электрон формата дөнья күргән "Акчарлак"та балтачлылар иҗаты да урын алган

“Кызыл таң” гәзите сайты хәбәр итүенчә, З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында татар телендә "Акчарлак–2018" җыентыгы дөнья күрде.

“Кызыл таң”гәзите сайты хәбәр итүенчә, З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында татар телендә "Акчарлак–2018" җыентыгы дөнья күрде.

Быелгы альманахның үзенчәлеге шунда, ул укучыларга электрон форматта тәкъдим ителә. Аны нәшрият сайтыннан алырга мөмкин булачак. Төзүчесе һәм мөхәррире — Гөлшат Абдуллина.
Электрон басмада Лилия Гайфуллина, Флүрә Газизова, Ирек Галин, Рәзиф Зөбәеров, Айдар Маннанов, Рәсимә Мостафина, Тәнзилә Назарова, Флүрә Сәйфетдинова, Рәфил Саматов, Клара Сафарова, Клара Тукаева, Фәнисә Фәхретдинова, Гүзәл Хәертдинова, Люция Әблиева, Әлиф Галимов, Зарема Әюпова, Гүзәл Моталлапова һәм башкаларның шигырьләре белән танышырга мөмкин.
Чәчмә әсәрләрне исә Кәүсәр Әминев, Алсу Басыйрова, Зимфира Галимова, Фатыйма Гыйльметдинова, Зөһрә Исламова, Рима Каһарман, Рузанна Кашапова, Гөлфинә Сәлимова, Аида Хәйртдинова тәкъдим итә.

Читайте нас: