Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 сентябрь 2018, 11:02

Хәниф Каюмовның “Давыллы яңгыры”н укыгач туган уйлар

Якташыбыз, бүген Агыйдел шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, прозаик Хәниф Гафур улы Каюмовны Балтачның өлкән, урта буын вәкилләре яхшы хәтерли.

Якташыбыз, бүген Агыйдел шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, прозаик Хәниф Гафур улы Каюмовны Балтачның өлкән, урта буын вәкилләре яхшы хәтерли.
Һөнәре буенча икътисадчы-юрист. Балтач районының Богдан авылында туган. Колхоз, совхозларда баш икътисадчы булып эшләгән. Озак еллар Балтач район Советы башкарма комитетының план комиссиясе рәисе, башкарма комитет рәисе урынбасары булып, оештыру-хокукый формасы үзгәреп, район Хакимиятенә әйләнгәч тә җаваплы вазифаларда эшли.
Соңгы елларда прозада, шигърияттә каләмен сыный якташыбыз. Республика басмаларында дөнья күргән иҗат җимешләре лаеклы бәһаланып күп тапкырлар лауреат сыйфатында билгеләнде.
Күптән түгел Хәниф Гафур улы үзнәшер юлы белән “Давыллы яңгыр” дигән хикәяләр җыентыгын чыгарды. “Бу китаптагы вакыйгалар илдәге үзгәртеп кору чорының аерым кешеләр язмышына тәэсире, йогынтысы хакында,” — дип яза ул.
—Укып чыккач, берничә китап авторы буларак, миңа үзегезнең һөнәри күзлектән чыгып фикерегезне белдерерсез, — дигән теләген белдерде автор, китабын кулыма тапшырганда.
Мин, әлбәттә, андый зур җаваплылык алырга батырчылык итмәвемне әйттем, гади укучы буларак фикеремне белдерергә вәгъдә бирдем. Һәм бүген, вәгъдәмне үтәп, кулыма каләм алдым.
Китап киң катлам укучысына билгеләнгән. Авторның үз стиле бар. Ул язганнарны башка бер язучыныкы белән дә бутап булмый. (Ул башкаларны кабатларга да тырышмый). Монысы икеләтә сөенечле. Китапка тупланган хикәяләр җиңел укыла. Сурәтләнгән кеше язмышлары күз алдына килә. Ирексездән, (телисеңме, теләмисеңме) шул геройлар тормышы белән яши башлыйсың, аларны янәшәңдә тоясың. Язучының уңышын шунда күрәм һәм Ханиф Гафуровичка “Афарин!” димен.
Белүемчә, авторның бу соңгы китабы түгел. Янә берничә җыентыгы чират көтә. “Давыллы яңгыр” нәрсә турында һәм аны кайдан табарга буламы? Сүз авторның үзенә:
—Минем "Давыллы яңгыр" китабын алырга теләүчеләр Балтач универмагының "Культтовары" бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Бу китапка алты хикәя кергән. Алар барысы да чынбарлык тормыштан алып язылганнар. Бер кызның, мәктәпне укып бетереп, Уфага укырга керергә баруы, тик укырга керә алмаса да, анда калып үткән фаҗигале тормыш юлы сурәтләнә. Икенчесендә бер егетнең юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып имгәнгәннән соң яшәү өчен көрәшүе тавсирлана. Калганнары җәмгыятебездә барган үзгәрешләрнең нинди сынаулар алып килүе һәм аларның кеше язмышларына төрлечә йогынты ясавы хакында.
Мин китапны укып чыктым. Күп сабак алдым. Анда сурәтләнгән геройларның прототиплары йөзендә арабызда көн саен күрешеп йөргән күпләрне таныдым. Күп сүз китапка яхшы, дигәнне истә тотып, калганын укучының үз хөкеменә калдырам.
Алыгыз, укыгыз “Давыллы яңгыр”ны. Үкенмәссез.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: