Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 Май 2017, 11:18

“Балтач таңнары” гәзите хезмәткәренең икенче китабы нәшриятка тәкъдим ителде

Башкортстан Язучылар берлегендә Татар әдипләре берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Анда Аида Хәйретдинова һәм Сания Шәрипованың кулъязмалары тикшерелде.

Башкортстан Язучылар берлегендә Татар әдипләре берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Анда Аида Хәйретдинова һәм Сания Шәрипованың кулъязмалары тикшерелде.


Чарада язучылар, шагыйрьләр һәм әдәбият галимнәре катнашты. Алар арасында Лотфулла Хәбибов, Лилия Сәгыйдуллина, Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Сөләйманова, Альбина Хәлиуллина, Руслан Сөләйманов, Фатыйх Сәйфран, Айдар Зәкиев, Гөлшат Абдуллина һәм башкалар бар иде. Чараны татар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина алып барды, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Утырышта Балтач районында яшәп иҗат итүче Аида Хәйретдинованың җыентыгын бастырып чыгарырга тәкъдим ителде.
Аида Хәйртдинованың беренче китабы 2009 елда “Яшьләр тавышы” сериясендә дөнья күргән иде. Аннан соң берничә әсәре “Китап” нәшрияты бастырып чыгарган "Акчарлак-2014" җыентыгына кертелде. "Ветеран" хикәясе өчен Аида Хәйртдинова 2015 елда "Тулпар" журналының лауреаты булган иде.
Читайте нас: