Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 Май 2017, 18:23

„Балтач таңнары” гәзитенең электрон вариантына язылырга мөмкин

11-21 май көннәрендәреспубликада һәм районда матбугатбасмаларына язылу декадасы игълан ителә


11-21 май көннәрендә республикада һәм районда матбугат басмаларына язылу декадасы игълан ителә.
Декада беркадәр күләмдә акчаны янда калдыру мөмкинлеге ул. Чөнки шушы ун көн эчендә матбугат басмаларына ташламалы бәяләрдә язылырга мөмкин.
Басманың кайсы вариантына язылуны абунәче үзе сайлый. „Балтач таңнары” гәзитенең электрон вариантына язылу мөмкинлеге дә бар. Районнан читтә читтә яшәүчеләр өчен бик тә кулай вариант бу. Урында яшәүчеләр өчен дә электрон басма уңайлы. Үзең теләгән вакытта электрон почтаңны ачасың да, укыйсың. Ә иң мөһиме подписка арзангарак төшә.
Тик „Балтач таңнары” гәзитенең электрон вариантына язылу өчен, беренче ч чиратта, rbsmi.ru порталында теркәлү кирәк. Аннары „Подписка на газеты и журналы” бүлеген ачарга. Арытабан исемлектән „Балтач таңнары”н эзләп табарга. „Б” хәрефенә бассагыз, исемлектә дүртенче булып торган безнең басманы күрерсез. Арытабан рәсем астындагы „Выбрать” билгесенә бассагыз, язылу вариантларын сайлау бите ачылыр. Монда „Электронное” дигән түгәрәкне активлаштыру кирәк. Шунда ук язылу чорын активлаштырырга онытмагыз. Арытабан „В корзину”→ „Перейти в корзину”→ „Оформить заказ” (Түбәндәгеге скриншотларны карагыз!)
Электрон басмага язылу турында тулырак мәгълүматны 2-01-12 телфоны аша алырга мөмкин.

Читайте нас: