Яңа ел якынлашу белән һәммәбез сихри тамаша, тылсымлы вакыйга көтә. Ак сакаллы юмарт Кыш бабайны балалар аеруча зарыгып көтә. „Теремок”та тәрбияләнүчеләр аның килүенә ныклап әзерләнгәннәр. Төрле геройлар булып киенгәннәр, шигырьләр, җырлар ятлаганнар. Җыр-биюләр, күңелле уеннар, Кыш бабай һәм Карсылу белән чыршы тирәли әйләнүләр сабыйлар күңеленә хуш килде. Кыш бабай тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр алып килде. Тәрбиячеләр бәйрәм күңелле үтсен өчен зур тырышлык салганнар.