Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 декабрь 2016, 02:00

РЕСПУБЛИКА БАШЛЫГЫ ЧЫРШЫСЫНДА БАЛТАЧЛЫЛАР ДА КУНАКТА БУЛДЫ

Безнең районнан быел 4 укучы — Республика Башлыгы чыршысына, ә бер укучы Кремльдә үткән Яңа ел тамашасына бару бәхетенә иреште. Алар барысы да уку алдынгылары, җыр-биюгә маһир, актив балалар.

Республика Башлыгы чыршысына Башкортстанның төрле почмакларыннан 800гә якын укучы чакырылган иде. Уку алдынгылары, төрле олимпиада җиңүчеләре, сәнгатьтә матур күрсәткечләргә ирешкән балалар рәтендә Балтач районыннан 4 укучы булуы сөенечле. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 „а” сыйныф укучысы Энҗе Шәймөхәмәтова мәктәпкә кергәннән алып бары тик бишле билгеләренә өләшә. Җырчы, биюче буларак та аны күпләр белә. Актив укучы бер чарадан да читтә калмый. Иске Тимкә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Сөмбел Солтангалиева да, Сәйтәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Полина Тастиева да уку алдынгылары. Җырга-биюгә осталар, төрле конкурсларда теләп катнашалар. Ялангач гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Кристина Бадамшина күп балалы гаиләдән, ул да мәктәпкә кергәннән алып бишле билгеләренә укый. Әлеге кызлар мондый күркәм тамашада катнашырга чын-чынлап лаеклы булуларын яхшы укулары белән күптәннән исбат иткәннәр.


„Башкортстан” дәүләт концерт залында оештырылган тамаша алар күңелендә матур истәлекләр калдырды. Кыш бабай, Карсылу һәм башка әкият персонажлары катнашлыгында бай эчтәлекле программа әзерләнгән. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, җырлар башкару истәлеккә төшкән фотоларда чагыла.


„Русия киносы” елы уңаеннан „Тылсымлы камераның сере” дигән театрлаштырылган тамашаны да райондашларыбыз бик ошатып кайтты. Уеннарда да алар теләп катнашкан.


Башкортстан Башлыгы исеменнән бирегә җыелган балаларны Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов Яңа ел уңаеннан тәбрикләде.


Яңа ел истәлеге итеп балаларга уенчыклар һәм тәмлекәчләр тараттылар. С. Т. Аксаковның рус, башкорт, инглиз телләрендәге „Ал чәчәк” китабын бүләк иттеләр. Укучылар шат күңел, күтәренке кәеф белән Яңа ел тамашасыннан кайттылар.
Читайте нас: