Владимир Ленинга бюст ачылды

Район үзәге 1нче Май бәйрәм көнне, иртәнге сәгатьта бөек юлбашчы Владимир Ленинга бюст ачылды. Әйткәндәй, бюст күпмедер вакыт реставрацияда булды. Ул Иске Балтач авылының Беренче май урамында, бик матур, халык күп йөри торган урында урнашкан. Тантаналы чарада актив тормыш позициясендә булган райондашлар катнашты.

 

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев: "Тарихны барыбыз да белергә, ихтирамлы карашта булырга тиешбез. Киләсе буын вәкилләре үткәннәрне белсен иде.  Бюст ачылу зур тәрбияви әһәмияткә ия",—диде.

Коммунистлар партиясенең район бүлекчәсе секретаре  буларак,  мин чыгышымда ил тарихына сакчыл мөнәсәбәттә булганнары, башлангычка юнәлеш биреп, аны тормышка ашыруда хәстәрләп, ярдәм кулы сузганнары  өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткердем. Бу фикергә чарада катнашучылар ихлас кушылды.

Тантанада партия Үзәк Комитетының истәлекле медальләре өмәдә актив катнашкан якташларга тапшырылды.

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашлыгында тантана чагу төсләргә бай булды. Бөтендөнья тарихына кереп калган шәхес Владимир Ленин. Аның турында башкарган эшләре сөйли. Берничә фактка мөрәҗәгать итик.

Владимир Ильич Ленин дөньяда беренче социалистик ил төзүче. Ул тарихта эз калдырган шәхес. Күп милләтле халыкларны берләштереп, безнең туган илебез СССРны төзеткән бөек юлбашчыбыз. Илебез дөньяда иң алдынгы, анда яшәүче халыклар дус, бәхетле һәм киләчәккә зур өмет белән карап тыныч тормышта яшәүчеләр булдылар.

Бөек Октябрь социалистик революциясе ил белән җитәкчелек итүне крестьян, эшче, солдат депутатларыннан сайланган Советларга биргән.

Совет властенең беренче декретлары тынычлык һәм җир турында булган. Яшь Совет республикасы беренче бөтендөнья сугышыннан чыгу турында игълан итә. Дошман башкала Петроградка килеп җитә. Шул көннәрдә Ленинның «Социалистик Ватаныбыз куркыныч алдында» дигән мөрәжәгате сугышчан лозунг була. Шул көннәрдә Кызыл Армия отрядлары төзелә башлый. Антанта илләренең басып керү нәтиҗәсендә гражданнар сугышы башлана. Кызыл Армия җиңә, чөнки ул халык яклы. Гражданнар сугышыннан соң илне төзекләндерү бурычы тора. Бу эш ГОЭЛРО планын әзерләү, тормышка ашырудан башлана. Ул В.И.Ленин инициативасы белән  башлана. Владимир Ильич галим, оста оештыручы була. ГОЭЛРО планында 20 җылылык һәм 10 гидроэлектростанция төзү каралган. План буенча барлык сәнагать ил буенча тигез урнаштырылуы карала. 1935нче елның азагына ГОЭЛРО планы күпчелек арттырып үтәлә.

Ленин сүзләре «Коммунизм ул Совет власте һәм бөтен илне электырлаштыру» дигән сүзләре алдагы елларда ил экономикасын үсеш юлын билгели.

Кыска тарихи вакытта СССР көчле индустриаль, алдынгы авыл хуҗалыгы булган, белемле халыклы, патриотик яшьләре булган илгә әйләнә.

Җирнең беренче ясалма спутнигы, дөньяда беренче бортында кеше булган космик корабль һәм җиргә унышлы әйләнеп кайткан безнең илнеке була.  Беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин СССР гражданины!

Шуның өчен дә, В.И.Лениннын бюстына реставрация үткәреп, авылның бер матур скверына урнатыру турында киңәшләшеп, карар кабул ителде. Бу эш район Xакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы Субушевның турыдан туры күрсәтмәсе буенча башкарылап чыкты. Билгеле бу күрсәтмәне  районның коммунистлар оешмасы әгъзалары, район Xакимияте башлыгы урынбасарлары хуплап каршы алдылар һәм зур тырышлык салдылар. Алар  кайбер оешмаларга, аерым кешеләргә, сәнгать талантлы кешеләренә, эшкуарларга мөрәҗәгать иттеләр. Нәтиҗәдә аңлашу табылды һәм ярдәм күрсәтелде. Барлык башкарылган эшләр беркайчан да онытылмаячак. Районда яшәүчеләр аларга рәхмәтле. Бу урын безнең бөек илебез тарихын белгән, кадерләгән һәм ихтирам иткән барлык кешеләргә дә изге булыр һәм башкаларда да сакчыл караш тарбияләнер дип ышанасы килә. Үткәннәрсез киләчәк юк дигән әйтем дөреслекка туры килә. Бөтен дөньяга тынычлык, аяз күк йөзе телибез.   

Рифат САФИН,

районның ветераннар оешмасы рәисе.                 

Автор:
Читайте нас