Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
5 февраль , 13:16

Мәңгелек батырлык

Тушкыр авыл китапханәсе "Мәңгелек батырлык"дигән батырлык сәгате үткәрде.

Мәңгелек батырлык
Мәңгелек батырлык

 Бөек Ватан сугышы чорында совет халкының тарихы чын геройларның батырлык үрнәкләре күрсәтте. Шундый каһарманнарның берсе—кызылармеец Александр Матросов. Аның батырлыгы геройлык символына әверелде һәм Бөек Ватан сугышы тарихына кереп калды. 1943 елның февралендә унтугыз яшьлек гвардия рядовое Александр Матросов дошман дзотының амбразурасын күкрәге белән япты. 1943 елның 19 июнендә батырлыгы өчен Александр Матвеевичка Советлар Союзы герое исеме бирелә. Аның үлемсез батырлыгына Тушкыр авыл китапханәсе "Мәңгелек батырлык"дигән батырлык сәгате үткәрде. Балалар аның авыр язмышы, ятимлек чоры, балалар йортында яшәве турында белделәр. Герой турында шигырьләр тыңланды, аның батырлыгы турында китаплар белән таныштык. Ә чара ахырында «Рядовой Александр Матросов»нәфис фильмыннан өзек күрсәтелде.

 

Автор:
Читайте нас: