Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
31 гыйнвар , 05:30

Хәтер дәресе фәһемле

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында  укучылар белән тарихтагы коточкыч вакытка сәяхәт кылынды.

Хәтер дәресе  фәһемле
Хәтер дәресе фәһемле

27 январь көнне Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында1 курс укучылары өчен укытучы М.Исмәгыйлова тарафыннан "Блокада икмәге"Бөтенрусия Хәтер дәресе үткәрелде. Укучыларга блокададагы Ленинград балалары, ленинградлыларның ачлык һәм мохтаҗлыклары, халыкның ныклыгы һәм җиңүгә тирән ышанычы турында сөйләделәр. Дәреснең максатытарихи хәтерне саклау,балаларда патриотизм, каты сугышта җиңгән халкыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Чара барышында балалар блокададагы Ленинградның көндәлек тормышы видео-презентациясен карадылар, шул чорның фаҗигале вакыйгалары турында белделәр.

Килеп туган сорауларына җаваплар алдылар.

 

Автор:
Читайте нас: