Шушы көннәрдә Балтач районының мәгариф өлкәсендә тирән һәм чагу эз калдырган — Фәхретдин Хәмитовның Чиләбе өлкәсендә яшәгән туганнары аның яшәгән һәм эшләгән Тушкыр авылында булдылар. Ерак араларны якын итеп кайтуның максаты — Фәхретдин Хәмитов турында мәгълүматларны тулыландыру, яңа мәктәпне, музейны һәм, әлбәттә, билгеле туганнары яшәгән йортны күрү.
Күптән түгел Фәхретдин Хәмитовның турунының кызы — Татьяна Щербак Чиләбе шәһәрендә үткән “Яшь тикшеренүче” укучыларның туган якны өйрәнү эшләре буенча конференциядә “Фәхретдин Хәмитов — укытучы һәм остаз” дип аталаган тикшеренү эше белән беренче урынны яулаган. Ара таба үз эшен дәвам итеп, тулыландыру максаты белән ул да кайтты.
Кунакларны Иске Балтачта балалар иҗаты үзәге методисты Илүзә Нәбиева каршы алды һәм балалар иҗаты үзәге, район мәгариф бүлеге, Штәнде урта мәктәбе, Тушкыр авылы буйлап экскурсия үткәрде. Әлеге кунаклар белән безгә дә очрашып, әңгәмәләшү насыйп булды.
Фәхретдин Хәмитовның оныгы — Резеда Низамова сөйләп үтүенчә, ул 1890 елның 15нче маенда Курган өлкәсенең Әлмән авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе сәүдәгәргә эшләгән, яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән әтисеннән нәрсә теләвен сораган. Ул улы — Фәхри Хәмитовның белем алуын теләгән. Ары таба, сүзендә торып, сәүдәгәр аңа имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итә.
Фәхретдин Хәмитов ат белән Уфа шәһәренә барып, имтиханнарны уңышлы тапшырып, “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Лилия Тозбәкованың 2007нче елгы “Галия мәдрәсәсе” фәнни басмасында шәкерт Фәхретдин Хәмитовның укуы турындагы мәгълүмат моны исбатлап тора. 1910нчы елдан алып 1913нче елга кадәр аңа гарәп, төрки, латин, рус телләрен, математика, физика, астрономия кебек предметларны укыталар. Шулай ук Коръән китабын да яттан белә.
Мәдрәсәне тәмамлагач, ул Ырынбур укытучылар институтына юллана. Ары таба, 1916нчы елда, Курган өлкәсенең Әлмән авылына кайтып, математика һәм физика укытучысы буларак хезмәт юлын башлый.
XX гасырның 30нчы елларында “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләрне эзәрлекли башлыйлар. Фәхри Хәмитовны да кулга алырга теләгәннәр, ләкин аны авылда бик хөрмәт иткәннәр һәм урындагы халык иртән кулга алачаклар, дип кисәткән. Шуңа күрә үз гаиләсенең иминлеге өчен аңа туган авылыннан китәргә туры килә.
Фәхретдин Хәмитов Балтач районының Тушкыр авылына килеп төпләнә һәм авыл үсешенә зур өлеш кертә. Тулы булмаган урта мәктәпне оештыра һәм математика, физика предметларын укыта. Шулай ук яңа мәктәп бинасын төзүдә зур өлеш кертә. 1934 елның 1нче сентябрендә аны мәктәп директоры итеп билгелиләр.
1935нче елның сентябрендә Тушкыр авылының барлык балалары да укучылар рәтендә була. Мондый нәтиҗәле эш өчен аны Рәхмәт хаты һәм Кырымга юллама белән, ә мәктәп коллективын күчмә Кызыл Байрак белән бүләклиләр.
Совет елларында авыл “Урал” колхозы составына кергән. Мәктәп коллективы һәм колхоз хезмәткәрләре бербөтен булган. Уртак чаралар үткәреп, авыл халкы тормышын яхшырту өчен бердәм булып эшләгәннәр.
Бөек Ватан сугышы башланганда Фәхретдин Хәмитовка 51 яшь була. Аны яше буенча фронтка алмыйлар һәм ул мәктәптә үз эшен дәвам итә. Мәктәп балалары белән бергә басуларда эшләгәннәр.
Сугыш беткәч, мәктәп элеккеге режимда эшләвен дәвам итә. Бик күп ирләр яу кырында ятып кала. Фәхретдин Хәмитов тол калган хатыннарны җыеп, барлык балаларны мәктәп тәрбияләячәген, ашатачагын һәм барысына да белем бирәчәген белдерә.
Аның өч баласы була. Улы яу кырында ятып кала. Кызлары аның хезмәт юлын сайлыйлар — югары белем алып, укытучы булалар.
Розалина Хәмитова Казан педагогия институтын тәмамлагач, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Усть-багаряк авылының Түбән авыл мәктәбенә юллана. Ары таба шул ук авылда сигезьеллык мәктәптә туган тел һәм әдәбият укытучысы булып эшли. Ә Зәйнәп Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул бик иртә, 40 яшендә каты чирдән вафат була.
Фәхретдин Хәмитов 1955нче елга кадәр мәктәптә эшли һәм лаеклы ялга чыга. Шулай да мәктәп тормышыннан читтә калмый, укучылар һәм укытучыларга тәҗрибәсе белән уртаклаша. 1977нче елда вафат була, яшәгән һәм эшләгән Тушкыр авылында җирләнгән.
Аның хөрмәтенә Тушкыр авылы мәктәбендә 1980нче елларда музей булдырылган, анда ул вакыттагы фотолар һәм архив мәгълүматлары җыелган. Барлык авыл белән экспонатларны саклап, тулыландырып торганнар. Кызганычка каршы, 2010нчы елның маенда мәктәп бинасы яна һәм музей экспонатларының барысы да диярлек юкка чыга. Янгыннан соң мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Соңгы елларда биредә башлангыч мәктәп кенә эшли, укучыларны автобуста Штәнде урта мәктәбенә йөртәләр.
2002нче елда Фәхретдин Хәмитовның кызы — Розалина Хәмитова Тушкыр авылына кайтып, музейда булды. Укытучылар, укучылар, авыл халкы белән аралашты. Кызганычка каршы, ул бакыйлыкка күчте.
Экскурсия барышында кунаклар Фәхретдин Хәмитов яшәгән йортта да булдылар. Кызганычка каршы, йортның әлеге хуҗалары өйдә булмаулары сәбәпле, эченә керү мөмкинлеге булмады. Ары таба алар авыл зиратындагы Фәхретдин Гайфетдин улының каберлеген җыештырып, чәчәкләр салдылар.
Шунысы куанычлы, Фәхретдин Хәмитовның тормыш юлын тирәнрәк белү максаты белән аның туруннары һәм аларның балалары да кайткан. Аеруча туруннарының балалары кечкенәдән тамырларын белеп үсә, димәк, ата- бабаларының тамырлары корымаячак.