Авыллар тарихы, аларның тирә-ягы—анда гомер иткән кешеләр язмышы белән тыгыз үрелеп бара. Бу шәхесләр арасында милләт горурлыгын тәшкил иткән затларның күп булуы безнең дәрәҗәне тагын да күтәрә.
Балтач җирлеген, районны республикага, Русиягә һәм бөтен дөньяга таныту—Балтач төбәгенең күп гасырлык тарихына иң саллы өлеш керткән, үзенең хезмәте һәм батырлыгы белән аны данлаган фидакарь җанлы кешеләрнең үрнәкле гомер юллары аша күзалларга мөмкин. Кыр-Танып һәм Кара-Танып волосте старшинасы Колый Балтачев белән балтачлылар горурлана.
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфис Шәйхәйдәров үзенең “Колый Балтачев” китабын Русия дәүләтенә тугры хезмәт иткән, аны саклауга һәм ныгытуга гомерен багышлаган Кыр-Танып һәм Кара-Табын волостьләре старшинасы, “Главный начальник”, патшабикә Екатерина тарафыннан “Знаками Высочайшего Его Императорского Величества Милости” алтын медальләре белән бүләкләнгән һәм дворянлык титулы бирелгән Колый Балтачевка багышлый.
“Укучыларга тәкъдим ителгән бу китап архивларда сакланган мәгълүматларга, җирле халыкта әлегә тиклем яшәп килгән истәлекләргә һәм үткән гасыр ахырында галимнәр тарафыннан язылып алынган риваятьләргә нигезләнеп язылган. Авторның һәрвакыттагыча архив материалларына тугры булуы турында әйтми китү дөрес булмас. Язма дәлилләр белән тулыландырылган тарих кына ышандырырлык тарих була ала, монысы һәркемгә таныш тезис”, - дип ассызыклый Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Әлфис Гаязов китапның кереш сүзендә.
Рәфис Шәйхәйдәров үз китабында билгеләвенчә, Колый Балтачев 1759—1780нче елларда Себер юлы Кыр-Танып (Кыр-Танып волостенә хәзерге Балтач районы авылларының күпчелеге һәм өлешчә Тәтешле, Аскын, Караидел районнарына караган авыллар керә) һәм Кара-Табын (Кара-Табын волостенә Башкортстанның Учалы районы кергән) волостьләре старшинасы булган.
Аның нинди сословиегә керүе турында төрле фикерләр бар. Бер чыганакларда аның башкорт сословиесеннән икәнлеге күренсә, икенче чыганакларда мишәр сословиесендә булуы турында әйтелә, дип ассызыклый китап авторы.
Колый Балтачев күп җирләрнең хуҗасы булган. Аның җирләре хәзерге Мишкә районының Рәфәнде авылыннан башланып, Аскын районының Казанчы авылына кадәр җитә, өченче чиге Тәтешле районының Шәрип авылына барып тоташа.
Старшина дәрәҗәсендә ихлас күңелдән патшага хезмәт иткән, әлеге хезмәте өчен аңа Екатерина тарафыннан “Знаками Высочайшего Его Императорского Величества Милости” алтын медальләре һәм дворянлык титулы бирелгән.
Тарихтан күренүенчә, Колый Балтачев иң бай кешеләрнең берсе булган. 5000 баштан торган ат көтүе, бик күп җирләре булган. Телдән-телгә күчеп килгән риваятьләрдә аның бик күп җирләре булганлыгы турында сөйләнә. Балтач районының Иске Балтач һәм Яңа Балтач авыллары, Тәтешле районының Түбән Балтач авылы аның исемен йөртә.
Колый Балтачевның җир алуы турында мондый риваять бар: “Колыйның җире күп булган. Хәзерге Илекәй авылы якларындагы урманлы, тугайлы, елгалы-күлле җирләргә күзе төшкән, шул җирләрне дә үзенеке итәргә тырышкан. Тик шул төбәктә тагын ике батыр яшәгән. Берсе—Давыт, икенчесе—Илекәй. Колый Балтачев әлеге җирләрне үзенеке итеп бүлгәч, бу ике батыр моңа күнмәгән. “Безнең дә ул җирләргә күзебез кыза, тик әйтергә кыймый гына йөрдек”, дигәннәр. “Көрәштә кем өч тапкыр җиңә, җир шуныкы булыр”, дип җаваплаган Колый Балтачев. Аның авырлыгы гына да 9 поттан артык булган. Намуслы батырлар Балтачның шартына күнгәннәр, көрәш башланган. Башта Илекәй белән Давыт көрәшкән, ары таба Балтач Илекәй белән алыша. Илекәйне ике мәртәбә еккач, өченче ярышта Илекәй Балтачны, галәмәт дәү һәм авыр адәмне селтәп җибәрә. Алыш тагын кызган. Балтач күпме көчәнчә дә, калган икесендә Илекәйдән җиңелгән. Шулай итеп, Илекәй беренче батыр булып чыккан. Әлеге бәхәсле җирләр аңа тигән. Колый Балтач, әлеге көрәштәге шарт буенча, Иске Балтач авылына нигезләнгән. Давыт батырга хәзерге Борай районы Давыт авылы җирләре тигән.
Колый Балтачев төрки һәм рус телләрендә яхшы мәгълүматлы булган, иркен сөйләшкән, кәгазь эшләрен төгәл алып барган. 1773нче елда аның кул астына 164 йорт кергәне теркәлгән. 1761—1771нче елларда Себер һәм Ырынбур хәрби линияләренә күп тапкырлар хезмәт иткән башкорт отрядларын җитәкләгән.
XVIII гасыр башында рус (Мәскәү) дәүләте үсешенең яңа баскычына күтәрелә. Империя игълан ителә. Дәүләт сәясәтендә ике юнәлештә эшчәнлек аеруча активлашып китә. Тышкы сәясәттә дәүләтнең чикләрен киңәйтү игътибар үзәгенә куела.
1768 елның 27нче сентябрендә Франция һәм Австрия ярдәме белән Төркия Русиягә сугыш игълан итә. Ике ил белән сугыш алып бару авыр була. Хәрби коллегия 15 октябрьдә Ырынбур губернаторы И. А. Рейнсдорпка Патшабикәнең гаскәр төзергә кушкан указын җибәрә, ана гаскәрне 10 өлешкә бүлергә боера. Уфа воеводасы А. Борисов тәкъдиме белән гаскәрнең баш начальнигы итеп Себер юлы Кыр-Танып волосте старшинасы Колый Балтачев билгеләнә. Бу вакытта ул тәҗрибәле гаскәр башлыгы, күп мәртәбәләр Ырынбур, Себер хәрби сызыкларында, ә 1771нче елда үзләренең тарихи туган илләрендә Джунгариягә (Кытай) кайтып баручы калмыкларны —6060 кешелек гаскәр башлыгы булып, эзәрлекләүдә катнаша. Колый Балтачев Уфа провинциясендә генә түгел, Ырынбур губернасында иң танылган патшага тугры старшина була.
1773нче елның ноябрендә—1774нче елның мартында Колый Балтачев Башкортстанда Пугачёв күтәрелеше башлагач, Уфаны баш күтәрүчеләрдән саклауда катнаша. Май-июнь айларында Балтачев отряды Бөре шәһәре янында баш күтәрүчеләргә каршы көрәшә. Җәй көне Башкортстанның төньяк-көнбатышында поручик И. Яворский һәм капитан А. Мельгунов җитәкчелегендәге командада үзенең 200 кешесе белән хезмәт итә.
Колый Балтачев 22нче сентябрьдә Балтач районының Нөркә авылы янында подполковник И. Рылеев командасы белән берлектә Салават баш күтәрүчеләр гаскәре белән очрашып, аларны куып тарата. Җир-су атамаларында “Ары сыза, бире сыза” дигән сүзләр халык телендә бүген дә саклана. Бу качып баручы гаскәрнең узган урыннары.
Пугачёв күтәрелешен бастыру өчен катнашкан сугышларда ул 6 тапкыр яралана, ләкин бер тапкыр да әсир төшми. Шушы мисалда гына да аның нинди ихтияр көчле, батыр рухлы шәхес икәнен күрергә мөмкин. Уфаның провинциаль канцеляриясенә язылган рапортта Колый Балтачев түбәндәгеләрне яза: “Минем командага Иске Балтач авылыннан кергән Смаил Илмөхәмәтов, Килмөхәмәт Мөрсәлимов һәм Мәүлит Салтыковлар әйтте, Кайпан авылыннан (Тәтешле районы) Аладин, Казанчы авылыннан Илнасыйр Азметов, Кыйгазы авылыннан (Аскын районы)Арслан Уранголыв отрядлары Иске балтач авылына һөҗүм итәргә әзерләнәләр. Минем гаиләм: минем кече энем, минем ярдәмчем, Сәгыйть Балтачев бер көн алдан мари авылы Сухоязга (Мишкә районы) чыгып китте”.
Старшина матди яктан да зур зыян күрә. Аның йортлары яндырыла, маллары тартып алына, йорт-гаилә әхелләре үтерелә. 1780нче елда югалткайн байлыгына реестр төзелә. Реестрда акчалата 2302 сум, ә хуҗалык кирәк-яраклары, атлары, сыерлары, табак-савыт һәм төрле киемнәр белән 5302 сум зыян күрүе теркәлгән.
Колый Балтачевның элеккеге һәм яңа казанышларын игътибарга алып, Уфа воеводасы А. Борисов аны югары бүләк белән бүләкләү өчен П. Потёмкинга җибәрүне кирәк дип таба.
Гайсә Хөсәеновның 1973нче елда иске Балтач авылында яшәгән 75 яшьлек Сәлимҗан Әхтәриевның сөйләгәннәре буенча язган риваятендә болай диелә: “Күтәрелешне бастыруда актив катнашканы өчен Колый Балтачевка Ырынбур губернаторы кылыч бүләк итә. Кылыч алтын һәм көмеш кынылы була. Аңа бер сүрә язылган була. Мин яшь чакта ул кылычны Шәйхетдин бабайда күрдем. Колыйга шулай ук эт тиресенә язылган ярлык та бирелә. Анда аңа дворян титулы бирелүе һәм барлык салымнардан азат ителүе турында язылган була”.
Колый Балтачевның калган гомере, язмышы турында әлегә мәгълүмат табылмады. Кабере дә билгеле түгел, дип яза Рәфис Шәйхәйдәров “Колый Балтачев” китабында.
Кыр-Танып волостен бетергәннән соң, ул Балтач волосте дип йөртелә башлый, ә Колый авылы—Балтач авылына әйләнә. Колыйның энесе Сәгыйть яшәгән Усак авылы исә Яңа Балтач дип йөртелә башлый.
Архив документлары буенча, 1834нче елда иске Балтачта Колый Балтачевның 57 яшьлек улы Габделнасыйр Колыев, аның уллары (Мөхтәсим, Ризван, Мөхәммәтсадыйк, Мөхәммәтхөсәен, Вәлиәхмәт һәм Хөсәен) һәм поход старшинасы 55 яшьлек Габделлатыйф Колыевлар яшәгән. Габделнасыйрның улы Мөхәммәтбасыйм Балтачев фамилиясен йөреткән.