Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
14 сентябрь 2022, 06:00

Тырыш хезмәт

Быел "Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына – 91 ел. 16нчы сентябрьдә янә басма тарихы тулылана. Мин үзем хөрмәт иткән район гәзите редакциясе коллективы турында язып үтәргә форсаттай тойдым бу көнне.

“Балтач таңнары” гәзите минем иҗатка 2012нче елны ишеген ачты. Иң беренче язмам әнием турында булды, аннан  тагын мәкаләне  басарга алып килдем. Вакыт үтте. Xәзер актив автор, "Гәзитнең 2014нче елгы лауреаты" исеменә лаек булдым. Лауреат итеп танулары да бик зур куаныч һәм шатлыклы. Телгә алуы ансат кебек, әмма бары да теләгәнчә шома гына килеп чыкмый шул. Редакция хезмәткәрләре мәктәп укучысының язганнарын беренче килүдән кабул итмәсәләр, ярдәм кулы сузмасалар, бәлки әле актив автор булмас идем дә...

 Журналистлар ярдәмчел булдылар. Ә 2013нче елның көз аеннан Рифина Нигамәева белән хезмәттәшлек  итүем нәтиҗәле булды.

Гәзиттә мәкаләм чыккач сыйныф җитәкчем Илүсә Нуриева: “Әйдә тагын бер мәкалә яз әле”, – дип әйтте һәм үзенең темасын тәкъдим итте, мин ике дә уйламыйча язарга булдым. Һәр вакытта үземнең  башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Моратовадан гел ярдәм тойдым. Иҗатка сөю уятучы кеше ул. Гәзитнең Асавка авылы хәбәрчесе (кызганычка каршы, хәзер мәрхүмә) Рәлүзә Гарифуллина:  “Шушы темпта иҗади эшеңне алып бар, бер башлагач, дәвам ит, фикерең төпле”,— дигән сүзләре белән килешеп күпләр миңа киңәш бирделәр. Мин аларның барысының да киңәшләренә колак салдым, иҗади эшемне дәвам итәм. Үземә эзләнү юлы бик нык ошый.

Редакциядә үз эшләренә тугры булып калучы җаваплы кешеләр эшли. Алардан үрнәк алам.

2004нче елдан башлап әлеге көнгә хәтлем гәзит коллективына Рөстәм Вәлиев җитәкчелек итә.  Редактор гәзиткә урындагы авторлар язышуын хуплый. Нинди мөрәҗәгать белән керсәң дә кире какмый,  игúтибар белән тыңлап, янә мәкаләләр язарга, яңа темаларны ачарга чакыра. Авторлар һәрчак аның тәкъдимнәренә колак салабыз.

Мин әлеге вакытта өч дистә елдан артык гомер буена  журналист һөнәренә тугры Рима Вәлиева белән хезмәттәшлек итәм. 20 ел җаваплы секретарь вазифасында көч салган Рима Биктимер кызы гәзитнең һәр санын җентекләп әзерли, халыкка укырга кызык булсын өчен тынгы белми. Ә аның үзе язган язмалары кызыклы, бер тында укыла торган була. Миңа гел үзенең бик фәһемле киңәшләрен бирә. Мин төрле салатлар ясарга яраткач, ул мин эшләп караган салатларның рецептларын алып гәзит битендә һәм махсус сайтта куя бара.

Дүрт дистәләп хезмәт стажы булган Илүсә Мортазина редакциядә алыштыргысыз корректор. Ул гәзиттә хаталар булмасын дип җитди тырыша.

Рифина Нигамәева язган мәкаләләрне халык яратып укый дип әйтсәм хата булмас. Чөнки аның язмалары фәһемле була, күпләрне кызыксындыра, уйландыра. Әле ул бәби карау буенча ялда. Аның киңәшләрен һәрчак тотам.

Аида Хәйртдинова эшенә җаваплы карый, гәзит битләрендә экология, хокук һәм башка җитди  темаларны яктырта.

Дамир Хәйртдинов гәзит укучыларына авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һәм башка яңалыклары турында бәян итә. 2017нче елда без аның белән экологик акцияләр турында материаллар язган идек.

Гөлфизә Хасбетдинованың эшли башлаганына күп вакыт үтмәсә дә, аны гәзит укучылары үз итте. Әлеге көндә ул  да мөһим эш—бәби карау ялында.

Реклама агенты Эльза Зараева һәр килгән кешене якты карашы  белән каршы алып озатып кала. Һәргәзит укучыны игúтибар белән тыңлап, игланнар, котлауларны алып кала. Эше халык белән  бәйле.

Газим Талипов төшергән фотолары гәзит битләрен, видеолары гәзитнең махсус сайтын бизи. Без барыбыз да ул видеоларны яратып карыйбыз. Күп кешеләр төрле бәйрәмнәргә бара алмаска мөмкин, ә сайтка куйгач аны күрә, карый алалар. Шул яктан райондашлар өчен уңайлы. Редакция хезмәтендә тырышып көч салучылар арасында бухгалтер Сәкинә Шакирова, гәзиткә мәкаләләрне салучы инженер Радим Дәүләтов, водитель  Фәрис Шәймөхәмәтовларны билгелисе килә.

Шунысы да куанычлы: гәзит коллективында яшь хезмәткәрләр эшли башлады. Шуларның берсе —Фиргать Нәбиуллин.  Бай теле, кызыклы мәкаләләре белән үз укучысын тапты ул.

Башкорт телендә гәзит нәшер ителгән вакытны да искә алу урынлы. “Танып тулкындары” гәзитендә дә минем мәкаләләр чыгып торды. Мин анда Гөлгенә Мусина һәм Гөлнара Шәймөхәмәтова белән хезмәттәшлек иттем.

 Гәзитнең актив авторлары бар. Фируза Сираева, Ханис Хаҗимов, Әнгам Мостафин, Мәгъдән Фазылов һәм башкаларның язмалары гәзит битендә еш басыла.

Күп еллар Наҗия Фәтхиева, Рәлүзә Гарифуллина, Нурихан Саяпов гәзитне үзләренең мәкаләләре белән баетты. Алар инде гүр ияләре.

Һәр эшемне редакция хезмәткәрләренең ярдәмен тоеп, аларга таянып башлыйм. Һәрберсеннән үземә кирәкле бай тәҗрибә алам, киңәшләренә колак салам. Редакция коллективын бу зур дата белән котлыйсы килә. Гәзит яшәсен иде, тагын да шундый зур даталар билгеләргә язсын. Басма өчен һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен.

Язмамның азагында барлык балтачлыларга мөрәҗәгать итәм:"Балтач таңнары"на язылыгыз, укыгыз! Рухи байлыксыз калмагыз. Гәзит район сулышы, хәбәрләре һәм яңалыклары турында яза. Әдәби әсәрләр дөнья күрә. Күпләр гәзитне бик яратып укый. Мин үзем дә гел матбугатка язылып барам. Чөнки район гәзитен укырга яратам. Үземә бик күп һәм кызыклы мәгúлүматлар алам. Гәзитле, рухи азыклы булыгыз,  балтачлылар!

Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.

Тырыш хезмәт
Тырыш хезмәт
Автор:
Читайте нас: