Уты сүнеп барган авыл өчен мондый хәл ничек мөмкин булды? Бәйрәм яшьләр инициативасы, бөтен авылдаш тырышлыгы белән оештырылды. Инде "Бәйләнеш"ләр (В Контакте) челтәрләрендә Яңа Яхшыйхалкының төркеме бар. Анда теләгән һәркем аралаша, хатирәләре, иске һәм яңа фоторәсемнәре белән уртаклаша. 2020нче елда авылны ничек саклап калу һәм аңа ялга китүчеләрне җәлеп итү турында фикер алышканда һәр елны июль аеның соңгы шимбәсендә Авыл көнен билгеләп үтү идеясе туды. Беренче бәйрәм 2021нче елда узды, яшьләрнең даирәсе җыелды.
2022нче елда Фәйзелгаян һәм Миңневафаның зур гаиләсеннән Илдар Хәбибуллин шәҗәрә төзү һәм авыл буенча тикшеренүләр барышында Яңа Яхшыйның турында 1907нче елдан башлап беренче искә алынуына тап була. Быел авыл юбилее билгеләнде. Ул вакытта яшьләр әйдәве буенча авылның 115 еллыгын, Яңа Яхшыйга нинди дә булса мөнәсәбәте булган барлык кешеләрне чакырып, тагын да зуррак итеп билгеләп үтү турында карар кабул ителгән иде.
Яшьләр өлкән буынны хуплап, уртак көч белән бәйрәм оештырылды. Ямьле җәйдә авылда әзерлек эшләре кызу барды–өстәлләр яланга чыгарылып куелды, җыйналышып халык эшкә кушылды, тантаналар аланында беренче сый-нигъмәтләр һәм учак барлыкка килә башлады. Бераздан акрынлап илнең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән махсус килгән халык җыелды.
Беренче сүз белән бәйрәм үткәрү буенча әйдәүчеләрнең берсе Илдар Хәбибуллин чыкты. Ул идеянең ничек барлыкка килүе һәм, иң мөһиме, бәйрәмнең максатлары турында сөйләде—авылдашларын һәм туганнарын җыеп кына калмыйча, киләчәктә мондый очрашуларга юнәлеш да бирде. Авылны алга таба үстерү, аны газлаштырып бетерү программасына кертү, элекке «Алтын башак» пионер лагерен сатып алган бизнес белән хезмәттәшлек итү һәм, әлбәттә инде, Яңа Яхшый көнендә һәр ел саен җыелуны матур традициягә әйләндерү—көн кадагында. Теләге булган барлык кунакларга да сүз бирелде. Бәйрәмдә шулай ук Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Фирдинант Арсланов, урындагы мәчет имамы Вәсил Газизов катнаштылар.
Юбилей кичәсенең программасы, беренче чиратта, күптәнге дуслар һәм туганнар арасында (аларның кайберләре инде озак еллар күрешмәгән) җанлы аралашуны үз эченә алган. Аш-суны бөтен авыл белән хәстәрләгәннәр, ә урындагы эшмәкәрләр Илшат Галләмшин һәм оештыруда күп ярдәм иткән Акберовлар гаиләсе уртак чыгымнарны үз өстенә алганнар. Урындагы ансамбль чыгыш ясады, халык көйләрен гармунда уйнаучылар җыелганнарны хәйран калдырды. Балалар өчен күңелле уеннар оештырылды, ә яшьләр җәядән атуда остардылар, һәм волейбол уйнадылар. Табигатьтә пешерелгән пылау һәм самавыр чәе тәмле сыйлар булды. Барлык җыелучылар да бәхетле иде, күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Бәйрәмнең кульминациясе бәйрәм фейервергы булды. Гитара астында төнлә учак янында җырлар, бию иртәнгә кадәр дәвам итте.
Барлык катнашучылар да социаль челтәрләре төркемендә аралашуны дәвам итәргә килештеләр. Һичшиксез, киләчәктә дә билгеләнгән авыл көнендә катнашырга тырышырга кирәк.
Бер күрешү—үзе бер гомер, дип белми әйтми бит халык. Кечкенә авыллардан чыккан халык аеруча бердәм булуы хакыйкать.