Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
20 Май 2022, 14:03

Солдатка хат

Мин, 9нчы сыйныф укучысы Разалина Сафина, сезгә тынычлык хакына күрсәткән хәрби батырлыгыгыз, безнең бәхетле балачагыбыз, зәңгәр тыныч күк йөзен hәм төнге күктә якты йолдызларны күреп сокланып hәм яратып яши алганыбыз өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать  итәм.

Исәнмесез, халык солдаты!

Аз сүзле,билгесез,  шат күңелле hәм җитди – Бөек Ватан сугышы солдатларына сәламләү хатымны юллыйм.

Мин, 9нчы сыйныф укучысы, сезгә тынычлык хакына күрсәткән хәрби батырлыгыгыз, безнең бәхетле балачагыбыз, зәңгәр тыныч күк йөзен hәм төнге күктә якты йолдызларны күреп сокланып hәм яратып яши алганыбыз өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать  итәм.

Мең тугыз йөз кырык беренче елның  җәй башында, күптән көтелгән җиңү көне  бик ерак, дүрт ел диярлек, тагын мең дүрт йөз унсигез көн hәм төн бар иде. Авыр hәм пычрак  фронт юллары аша, барысын да диярлек югалтып, солдат, шушы  юллардан  үтәргә тиеш идең син. Сез аларны курку, авыр югалтулар, лаеклы hәм каhарманлык белән үтәрсез. Без шушы  юл турында барысын да диярлек беләбез. Бу юлны үткәндә, сез батырлыгыгызда бөек булырсыз, кешелекне фашизм кебек явызлыктан азат итү теләгегез көчле калыр. 1945нче елдагы җиңүче 1941нче елның солдатыннан аерылып торачак.

1941нче елгы халык солдаты! Сиңа бигрәк тә авыр иде. Юк, әлбәттә, барлык солдатларга да авыр, чөнки төрле вакытта алар үләргә, яраланырга hәм әсирлеккә эләгергә мөмкин. 1941нче елгы солдатка исә, башка хәлләрдән тыш, чигенергә дә туры килде, дошманга үз җирләрен бирергә, аларның кул астында туганнарын калдырырга туры килде. Аларга корал, азык-төлек  җитмәгән hәм хәрби объектлар арасындагы элемтәләр җитешмәгән, ләкин шуңа да карамастан, үз җирләренең hәр карышын саклаганнар, әйтерсең, ул соңгысы булган. Сез дошманга каршы коралсыз бардыгыз, артка да чигендегез, ләкин киләчәктә җиңәчәгегезгә ышандыгыз.  Үлә идегез, ләкин үлемегез белән аны якынайтуыгызгашик булмады... 1941нче  елгы солдатлар арасында безнең мәктәпне тәмамлаучылар hәм укытучылар да бар, аларның 40тан артыгы сугыш кырында калган hәм  исемнәре мәктәпнең “Хәтер китабына” алтын хәрефләр белән язылган. Алар хөрмәтенә безнең мәктәп музеенда мәңгелек ут яна. Гади итеп  әйткәндә, сезгә баш ию теләгебезнең ничек зур булуын әйтеп бетереп булмый.

1942,1943нче еллардагы  халык солдатлары! Сезгә дә авыр булды. Чөнки сез Бөек Ватан сугышының фаҗигале чорын, чолганыш, Брест крепосте hәм Киев, Минск, Смоленскларны югалтулар аша уздыгыз. Анда тормышның куркыныч картинасы кечкенә Таня Савичеваның көндәлегендә саран сүзләр белән бирелгән. Сез Мәскәү янындагы сугышны да үттегез, башкалабызны саклап, шактый зур территорияләрне азат иттегез. Әйе, сугышлар булды, җиңелүләр дә, җиңүләр дә булды, очрашулар hәм кайчакта мәгънәсез тоелган югалтулар да булды. Ләкин, минем уйлавымча, мәгънәсез үлем беркайчан да булмый.

Сорау алу вакытында дошманга үзенең исемен атамаган өчен фашистлар тарафыннан кыргыйларча җәфаланган Зоя Космодемьянская үрнәген  туган ягын саклауга алынган йөзләрчә ватандашыбыз кабатлый. Ћәм сез, полкташларыгызны җиргә тапшыргач, үзегез өчен дә, алар өчен дә яңадан үлем сугышына киттегез.

1943—1945нче еллардагы халык солдатлары! Мин тагын кабатлыйм,  сезгә аеруча авыр иде. Сугышта төп борылыш булды инде, хәзер инде сез тиздән җиңүгә тулысынча ышанасыз hәм сезнең тарафтан үз тормышыгызны саклап калу омтылышы логик яктан дөрес булыр иде, ләкин юк, сез барыгыз да, бер шиксез, үз тормышыгызны җиңү өчен бирәсез.

1945нче елның Җиңү язының халык солдаты! Син үз җирләреңне hәм башка халыкларның җирләрен азат иттең, Европа буйлап җиңүче булып атладың.

Мин  яшь пионер- геройларга, партизан—халык үч алучыларына, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград блокадникларына мөрәҗәгать иәсем килә. Алар, синең белән беррәттән, җиңү көнен якынайттылар hәм халык солдатлары дип аталырга лаеклы.

Миннән аз гына олырак булгансың.  Син уйнарга, велосипедта йөрергә hәм беренче тапкыр гашыйк булырга тиеш идең. Ә син Ватанны сакларга тиеш идең. Безнең әби - бабайларыбыз, аларның әти-әниләре, сугыш чорында тыныч яшәүчеләр буларак, җиңү өчен мөмкин булганның барысын да эшләдегез. Ћәр иртәдә барысы да—унҗиде яшьлек бригадир да, кичәге укучы да, биш-алты баласы белән хатын-кызлар да, барысы да ачлык турында онытып, басуга барганнар. Күпләрендә күз яшьләре, әмма " Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән  лозунгы барысын да хәл итте!

Ленинград блокадниклары! Зур җирдән аерылган олысы  да, кечесе дә җиңүгә бер минут та шикләнмәделәр, станок янында, урамнарда,  хәтта кечкенә генә икмәк  кисәгенә чиратларда үлделәр. Ћәм Дмитрий Шостаковичның үлемсез героик симфониясен дөньяга бүләк итә алдылар, корал җитештерделәр, революция символы булган шәhәребезне сакладылар hәм ышаныч, сабырлык, батырлык үрнәге булдылар.

Без, XX, XXI гасырларның яшь буыны, синең нәселләрең, халык солдаты! Халык солдатының варислары аның хәтеренә, каhарманлыгына  лаеклы булырга тиеш.  Минем яшьтәшләрем моның чыннан да шулай булуын берничә тапкыр исбатлады. Сезгә охшарга тырышып, дәүләт үсешенә үз өлешен кертергә hәм ниндидер файдалы эш эшләргә тырышып, минем яшьтәге үсмерләр 1940—1980нче елларда бөтен ил буйлап тимурчылар хәрәкәтен оештырдылар hәм актив үстерделәр. Сугыш hәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтү буенча рейдлар, хастаханәләрдә hәм приютларда концертлар булды. Менә, мәсәлән, безнең мәктәп музеенда сакланган Балтач урта мәктәбе көндәлегендә 1978нче елда дәүләткә 4 тоннадан артык металл ватыклары җыелып тапшырылган, дип теркәлгән. Ә 1979нчы  елда аннан да күбрәк—9 тонна hәм 850 килограмм. Әлеге вакытта да мондый традицияләр саклана hәм дәвам итә. Мәсәлән,  ветеран укытучылар Хәнифә Фазлыйәхмәтова (кызганычка каршы, ул инде мәрхүмә), Әхнәф  Мазhаровларга ярдәм,  шулай ук, инвалид балалар өчен реабилитация  үзәгендә концертларда,  каберлекләрне  тәрбияләүдә hәм “Сагышлы ана” мемориаль комплексы hәйкәлләре янында "Хәтер вахтасы" акциясендә hәм башка төрле чараларда актив катнашалар. Районның үзәк мәйданындагы бу комплекс Балтач җиренең 10700 кызы hәм уллары хөрмәтенә ясалган, шуларның яртысыннан  артыгы батырларча  hәлак була, югалган hәм нацистлар концлагерьларында җәфаланган. Шушы мемориаль ташларда аларның  исемнәре мәңгегә бастырылган.

Балтач җире Советлар Союзы Герое Улмәс  Шакиров hәм Габделхәй  Сәитовларны  үстерде. 3800дән артык солдат, сержантлар, офицерлар орденнар hәм медальләр белән бүләкләнделәр. Бөек Җиңүнең  70 еллыгы алдыннан, безнең мәктәп укучылары Советлар Союзы Герое Улмәс  Шакиров  исемен  мәктәпкә бирү үтенече белән район Хакимиятенә мөрәҗәгать иттеләр. Уку, иҗади, спорт җиңүләре hәм казанышлары, җәмәгать эшләре белән алар мәктәпнең герой исемен йөртергә лаек булуын исбатладылар.

Бөек илдә, Русиядә тууыма мин бик шатмын: бөек халкым дөньяны hәрвакыт узурпаторлардан, XIX гасырда Наполеон Франциясеннән, XX гасырда фашистлар Германиясеннән коткарды. Бөек халкым үзенең каhарманнарын онытмый hәм аларның традицияләрен дәвам итә. Чәчәк атучы hәм  кояшлы Башкортстан Республикасында  яшәвемә hәм укуыма мин бик шат, анда без – “Мин, син, ул – тату гаилә”. Бөтен күңелем белән сине яратам, туган җирем— Балтачым!

Хатымның азагында, халык солдаты, синең  hәм үз исемемнән җир шарында яшәүче замандашларыма hәм яшьтәшләремә мөрәҗәгать итәм: сугыш hәм хезмәт ветераннарына мәрхәмәтле булыгыз, сабыйлар hәм көчсезләр турында кайгыртыгыз, барысына да игелекле булыгыз. Шул чакта бар  дөньяда кайгы да, авыру да булмаячак... Кешеләргә бәхет китерегез hәм үзегез дә бәхетле булырсыз!

Хуш, халык солдаты!

Разалина САФИНА,

Иске Балтач 1нче урта

мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Автор:
Читайте нас: