Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
5 Май 2022, 10:29

Алар җиңү парадында катнашканнар

Бөек Ватан сугышыннан соң иң күренекле, истәлекле вакыйга – Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән Җиңү парады.  Менә шундый тарихи Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган парадта Балтач районыннан Зыятдин Саяпов hәм Имамгаяз Вилданшин катнашу бәхетенә ирешәләр.

Алар җиңү парадында катнашканнар
Алар җиңү парадында катнашканнар

 Ату  тавышлары инде күптән тынып  калды, сугыш барган урыннарда шәhәрләр үсеп чыкты, вакытлар үтү белән күп нәрсә онытыла. Әммә Бөек Ватан сугышы елларында газиз туган илебез халыклары күрсәткән кыюлык hәм батырлыкны оныту мөмкин түгел. Азатлык, намусны саклап гомере яшьли өзелгән шәhитләрнең, ата-бабаларыбызның исемнәрен онытырга хакыбыз юк.

Сугыш еллары елдан-ел артта калганга, әбиләребез, бабаларыбыз сирәгәя hәм олыгая барганга яшь буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исәннәрдән якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, кичергәннәрен язып калдыру изге hәм саваплы гамәл.

22нче июнь тарихыбызда иң кара көннәрнең берсе. Үткән XX гасырда жирдә  кан коюлар, бәрелешләр hәм фаҗигәләр байтак булса да, аларның берсе дә  күләме hәм  тирәнлеге белән Бөек Ватан сугышына тиңләшә алмый. Тарихчылар анда илле миллионнан артык кеше hәлак булган дип исәплиләр.

Сугыш чын күмәк патриотизмның жиңелмәс куәтен, халыклар дуслыгының  какшамас ныклыгын күрсәтте. Нәкъ шул батырлык hәм  шул ук вакытта фаҗигәле вакыйгалар гражданлык hәм югары рухи  көчнең нигезе булды.

Быел фашистик Германияне җиңүгә 77 ел тула. Бу көн илебез тарихында иң зур вакыйгаларның берсе. Җиңүне илебез зур югалтулар белән яуласа да, безнең ил халкы өчен ул иң олы бәйрәм булып санала.

Бөек Ватан сугышыннан соң иң күренекле, истәлекле вакыйга – Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән Җиңү парады. Парадта Мәскәү хәрби гарнизоны, хәрби училище курсантлары hәм СССРның хәрби частьләреннән сайлап алынган 31116 солдат-сержантлар, 2536 офицер, 249 генерал, 24 маршал hәм хәрби техника катнаша.

 Хәрби парадны ак атка атланып Советлар Союзы маршалы Георгиé Жуков каршы ала, аның белән маршал Константин Рокоссовский җитәкчелек итә. Бу парад тарихка иң зур парад булып кереп калган.

Хәрби парад азагында Советлар Союзының 200 солдаты көчле барабан тавышлары астында фашистик Германия армияларының 200 хәрби частьләре флагларын Ленин мавзолее янына китереп ыргыталар.

1945 елның 7нче сентябрендә шушындый ук зур хәрби парад АКШ, Англия, Франция, СССР гаскәрләре белән Берлинда да үткәрелә.

Менә шундый тарихи Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган парадта Балтач районыннан Зыятдин Саяпов hәм Имамгаяз Вильданшин катнашу бәхетенә ирешәләр.

Саяпов Зыятдин Саяп улы 1919 елның 15нче июлендә Чуртанлыкүл авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик иртә әнисе вафат була. Әнисе дөнья куйгач, Саяп абзый балаларга яшь әни алып кайта. Мәйсәрә апа белән алар берничә ел гына яшәп калалар, ул да вафат була. Саяп абзый үзе дә озак яшәми, дөнья куя. Нәни Зыятдин Кәримә апасы белән торып кала.

1929нчы елда Зыятдин Чуртанлыкүл башлангыч мәктәбен тәмамлый. Ары таба Югары Карыш урта мәктәбен тәмамлап, “8 Март” күмәк хуҗалыгында хисапчы булып эшли.

1939 елдан алып 1948нче елның май аена кадәр Зыятдин Саяпов хәрби хезмәттә була. Ул үзенең хезмәте чорында бик күп кенә хәрби бүлекләрдә хезмәт итә. Ерак Көнчыгышта отделение командиры булып та  хезмәт итә. 1942-1944нче елларда Амур өлкәсендә пулемёт ротасының җитәкчесе була. 1944-1946нчы елларда Ярославль шәhәрендәге Ленин исемендәге хәрби-сәяси училищеда укый. Аннан соң Төньяк Кавказ хәрби округында Грозный шәhәрендә югары офицерлар мәктәбенең китапханәсендә мөдир булып эшли. Ары таба Армавир шәhәрендә авиация училищесы китапханәсендә мөдир була.

Ярославльдә укыган чагында аларны - бер төркем физик яктан көчле, төз hәм тигез гәүдәле егетләрне Җиңү парадына алалар. Ә хәрби парадта яхшы үткәннәре өчен аларга И.В.Сталин исеменнән зур Рәхмәт хаты бирелә. Шулай ук Зыятдин Саяпов  СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан “1941—1945нче  елларда Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. 1948нче елның май аенда Чуртанлыкүл авылына Кәримә  апасы янына кайта.

Соңрак КПССның Балтач районы комитеты аны Яңа Балтач җидееллык мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрә. Анда Хәсбинур Бикбулатова  белән танышып, гаилә коралар. Бәрәкәтле никахтан өч бала дөньяга килә.

1954нче елда аларны Штәнде урта мәктәбенә күчерәләр. Зыятдин Саяп улы тарих фәнен, ә иптәше Хәсбинур рус теленнән укыта. Соңрак Зыятдинны Штәнде авылы мәктәбе директоры итеп куялар.

1956нчы елда Мәскәүдә Ломоносов исемендәге университетының тарих факультетын тәмамлый. Соңрак, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, мәктәпнең укыту бүлеге мөдире hәм тарих  укытучысы булып эшли.

Зыятдин Саяпов директор булып эшләгән елларда балалар 19 авылдан Штәндегә йөреп белем алалар, укучылар саны 300 артып китә иде. Үзенең 14-15 ел буе директор вазифасын башкару чорында мәктәпнең материаль базасын ныгытуга күп көч сала.  Интернат hәм  хезмәткә өйрәтү биналарын салдыра.

1963-1964нче елларда аның тарафыннан Штәнде авылына типовой мәктәп салу проекты әзерләнгән иде. Ләкин Балтач һәм Борай районнары кушылуы  сәбәпле, ул проектны Борайга алып китәләр hәм анда икенче санлы урта мәктәп итеп салалар. Шул сәбәпле бу план тормышка ашмый кала.

Зыятдин Саяповның күп укучылары тормышта зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Мәсәлән, биология фәннәре докторы Ф.Хаҗиев, социалистик хезмәт герое Н.Хафизов, БАССРның тказанган артисткасы З.Фәрхетдинова.

Зыятдин Саяпов hәм Хәсбинур Бикбулатова үзләренең гомерләрен балаларга гыйлем бирүгә багышлаганнар hәм яшь буынга яхшы тәрбия бирделәр. Алар укытып чыгарган укучылар бүген дә олылау hәм хөрмәт сүзләре белән искә алалар.

Ары таба сүз Вилданшин (Ульданшин) Имамгаяз Бадамша улы турында бара. Ул 1923нче елда Чуртанлыкүл авылында туган. Яшьли “8 Март” күмәк хуҗалыгында эшли башлый. 1943нче елның ноябрендә Бөек Ватан сугышына алына. 1нче Украина фронтының 291нче Кызыл байраклы Гатчина дивизиясенең 309нчы укчы полкында миномётчы булып сугышларда катнаша. Миномёт расчеты ефрейторы Гаяз  Вилданшин 1945 елның 24 гыйнварында Штайнфельд авылын алганда миномёттан төз атуы белән пехота укчыларына алга барырга мөмкинлек тудыра. Шушы батырлыгы өчен 1945 елның 3нче февралендә “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.

1945 елның 24нче июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән Җиңү парадында катнаша. 1947нче елда гаскәри хезмәтен тәмамлап, туган авылы Чуртанлыкүлгә кайта. Тимкә авылында туып-үскән комбайнер кыз Наҗия Галиханова белән никахлашалар. Авылыбызның арткы урамында Шайнур абзый өендә яшиләр. Наҗия комбайнда, ә Имамгаяз бригадир булып күмәк хуҗалыкта эшлиләр. 1948-1949нчы елларда Свердловск өлкәсенә “Зузилька” дигән җиргә шахтага эшкә китәләр. Берәр ел эшләгәннән соң юллама белән Украинаның Донбасс шәhәренә күмер шахтасына эшкә китәләр.

Имамгаяз тормыш иптәше Наҗия белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 1970нче  елда Уфа шәhәренә күчеп кайталар.

Райондашларыбыз арасыннан моннан 76 ел элек тарихи Җиңү парадында катнашып, Кызыл мәйданнан атлап үткән кешеләр булуы безнең күңелләрдә горурлык хисе уята.

Рәфис ШӘЙХӘЙДАРОВ.

Автор:
Читайте нас: