Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
6 апрель 2022, 14:24

Эш сөйгәнгә уңыш юлдаш

Түбән Карыш авылыннан күп күренекле кешеләр чыккан.

400 елдан артык данлы тарихлы Түбән Карыш авылы районның иң гүзәл почмагында урнашкан.

Күп төрле агачлы урманнары да, зәңгәр күлләре дә, чәчәкле болыннары да челтерәп аккан чишмәләре дә күп монда. Ләкин авылыбыз ямьле табигате белән генә аерылып тормый. Түбән Карыш авылыннан күп күренекле кешеләр чыккан.Алар арасында Дан орденының тулы кавалеры, Үзбәкстан ССРның атказанган укытучысы Рифкатъ Тукаев, тарих фәннәре докторы Рөстәм Туйкин, техник фәннәр кандидаты Зөфәр Хәсәнов, медицина фәннәре кандидаты Хәдичә Абдуллина, Башкортстан  Республикасының атказанган врачы Гаян Хафизов, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры Фәесхан Җиһангиров, “Почёт Билгесе” орденыны лаек Шәех Исламов һәм аның улы Тәрәкый Исламов, БАССРының атказанган укытучысы Яхъя Мөниров һәм Фатыйх Суфияровлар, Башкорт АССРының атказанган механизаторы Фәнәви Лотфуллин һәм Кәрим Хәкимовлар, Башкортстан  Республикасының атказанган укытучылары Хәдис Хәсәнов, Ринат Сәитов, Хыйльгать Хәкимов һәм Лилия Сәлихова, Русия Федерациясе нефть сәнәгатенең атказанган нефтьчесе Шамил Мусяков,билгеле язучы –юморист Мулланур Тимерәев, танылган язучы, шагыйрә  Гөлнара Шәймөхәмәтова, милиция, полиция һәм Росгвардия подполковниклары Мәгъдән Өметдинов,Руслан Туйкин, Флорис Галиханов, Фәрит Суфияров һәм башкалар.

Төрле  өлкәләрдә эшләп зур уңышларга прешкән авылдашлары белән горурлана Түбән Карыш халкы. Ләкин авылның иң бөек горурлыгы— аның хезмәт сөючән, алтын куллы, тырыш, талантлы игенчеләре, механизаторлары, ферма эшчеләре, савучылары,— туган җирдә үсеп, җир сөреп, ашлык үстереп, сөт һәм ит җитештерүче авыл  эшчәннәре. Без аларга кайнар рәхмәтләребезне  җиткерәбез,, чөнки без бик яхшы беләбез: икмәк булса— җыр  да була.

Шундый үрнәкле, хезмәт сөючән Асия һәм Наил Гыйльметдиновлар гаиләсен олы ихтирам белән искә алабыз. Наил абый гомер буена танылган, мактаулы тракторчы,, комбайнчы, ферма эшчесе, сәләтле балта остасы итеп беләбез.

Асия апа озак еллар савучы булып эшли, соңыннан төрле эшләр башкара. Колхоз эшләре арасында Асия апа тугыз балага гомер биргән ана да. Наил абый белән балаларны карап үстерү, аларны яхшы кеше итеп тәрбияләп зур тормыш юлына чыгару, чын мәгънәсендә, батырлык ул.

Сүз Гыйльметдиновларның өченче балалары— Ильяс турында. Ул 1965 елның 5нче декабрендә дөньяга килә. Ильясның балачагы иркә булды дисәк дөрес булмас. Ансар абыйсы һәм Рәлифә апасы аны бәләкәйдән эшкә өйрәтеп үстерәләр һәм аның нәтиҗәләре дә бүген күренә.

1973нче елның сентябрендә малай Түбән Карыш сигезьеллык мәктәбенә укырга керә һәм укуын Югары Карыш урта мәктәбендә дәвам итә.  1983нче елда мәктәпне тәмамлагач егет Калинин исемендәге колхозда тракторчы булып хезмәт юлын башлый.Бу чакта Түбән Карыш авылында клуб мөдире вазифасын да ышанып аңа тапшыралар. Ильяс эшкә җиң сызганып эшкә тотына. Концертлар, спектакльләргә яшьләрне җәлеп итә, конкурслар, спорт бәйгеләре уздыра, дискотекалар оештыра.

1984 елның 4нче маенда Ильяс Гыйльметдинов Совет Армиясе сафына алына. Ул Таҗикстанда Әфганстан чигендә хезмәт итә башлый. Өч айхәрби хәзерлек үтә. Үзенең хезмәтен Мәскәү  погранотрядында башлап, биредә сигез ай хезмәт итә. 1985 елның 11нче июнендә ул Әфганстанга җибәрелә һәм 3 санлы “Даркан” заставасында СССР чикләрен саклауда катнаша. Ул отделение командиры булып хезмәт итә.

1986 елның 26нчы февралендә КПССның XXVII съезды үтә. Әфганстан ягыннан дошманнар тарафыннан провокацияләр булмасын өчен БТРда чик буйлап рейдлар оештырыла. Ильяс БТРы камауга эләгә. Сугыш башлана, ике пограничникның гомере өзелә.Ике сәгатьтән соң штурм-десант группасы килеп дошманнарны юкка чыгара. Гыйльметдинов контузия ала һәм бер ай хәрби госпитальдә дәвалана. Күрсәткән батырлыклары өчен ул “Батырлык өчен”, ССРның һәм Әфганстанның хәрби медальләре һәм ССР Югары Советының Почёт грамотасы белән бүләкләнә.

Армиядән авылга кайтып ике ай ял иткәннән соң Ильяс туганнары янына Свердловск өлкәсе Ревда метиз -металлургия заводына эшкә урнашып эшли башлый. Якташыбыз анда 34 ел буена хезмәт сала. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, комсомол комитеты әгъзасы булып сайлана, спорт ярышларында катнашып беренче урыннарны яулый.Ул үзен рационализатор итеп күрсәтә.Аның катнашлыгы белән кертелгән яңалыклар станокларның туктап торуларын кыскарта һәм заводка файда китерә.

Ильяс Гыйльметдинов һөнәри конкурсларда актив катнаша, ике тапкыр —икенче, ике тапкыр беренче урынны ала. Аңа шулай ук "Иң яхшы метизчы" дигән почётлы исем бирелә. Ул Русия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Аның тырыш хезмәте югары бәһалана. Ул завод дирекциясе һәм профсоюз комитетының дистәләгән Почёт грамоталары белән генә түгел Свердловск өлкәсе Xөкүмәте  һәм Свердловск өлкәсе губернаторының Почёт грамоталары белән бүләкләнә.

Озак еллар фидакарь хезмәте, югары профессиональ белеме һәм предприятие үсешенә зур шәхси өлеш керткәне өчен Ильяс Гыйльметдинов "Оешманың атказанган эшчесе" дигән мактаулы исем бирелә. Чынлап та эш сөйгәнгә уңыш юлдаш.

Ильяс гомерлек тормыш юлдашы итеп башкорт кызы Наҗияны сайлый. Алар бәхетле гаиләдә ике кыз үстерәләр. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул әле дә заводт аэшләвен дәвам итә.

Гыйльметдиновларның өчесе авылда төпләнгән. Ләйсән Югары Карыш урта мәктәбендә физика- математика фәннәре буенча укыта.

Назыйф, тормыш иптәше якты дөньяны калдырып киткәч, әнисе һәм туганнары ярдәме белән улларын тәрбияләпп олы тормыш юлына чыгарды. Йорт-куралары төзек, матур, мал-туар, кош-корт күп. Үзе әтиседәй алтын куллы, балта остасы да, мич  чыгаручы да. Агач-тимер эшләрен үзе башкара. Күпләргә үрнәк ул. Аның игезәк сыңары Нәзир "Башнефтегеофизика" оешмасында Норильск  шәһәрендә вахта ысулы белән эшләп йөри.

Гыйльметдиновлар беркайда да, беркайчан да   сынатмый, чөнки хезмәте барның хөрмәте бар.

Ринат СӘИТОВ.

Эш сөйгәнгә уңыш юлдаш
Эш сөйгәнгә уңыш юлдаш
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: