Флүр Галимҗан улы Галимҗанов 1932 елның 1нче февралендә Илекәй авылында дөньяга килә. Әти-әнисе 1929нчы елдан алып гомер буе колхозда көч салган. Флүр 1939— 1943нче елларда туган авылында башлангыч сыйныфларны тәмамлый. Иске Балтач урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Мәктәпне тәмамлаган егет белем алу белән тукталмый. 1949нчы елда «Очкын» колхозчысы булып хезмәт юлын башлый. Төрле эшләргә җәлеп ителә. Изге бурыч үтәгән егетнең абруе була. Шуңа вакыт җитү белән Флүр Галимҗанов үз теләге белән хәрби хезмәткә юллана. Ул вакытта хезмәт итү чоры зурдан. 1951—1955нче елларда — Совет Армиясе сафларында. Тын океаны флотында дүрт ел хезмәт иткәннән соң туган якларына кайта. Егет башкалага юлланып УМЗ (хәзерге „УМПО” ААҖ) эшкә урнаша. Илдә булган сәяси кампанияләрдән читтә калмый. Җаваплы комсомол буларак, целина җирләрен эшкәртүдә үз өлешен кертә. Ә 1957нче елда „Целина җирләрен эшкәртү өчен” медале белән бүләкләнә. Нинди эшкә тотынса да, миннән киткәнче иясенә җиткәнче дип өйрәнмәгән ул. Флүр Галимҗанов Уфага килеп эшкә урнашуы язмыш сайлавына йогынты ясарга этәргеч бирә. Бу заводка килү үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген машина төзелеше тармагын үстерүгә багышлауның башы. Махсус белемгә ия һөнәрмән булырга теләве укырга кирәклеген ача. Тырышлыксыз эшне яхшыртып булмасы көн кебек ачык. Авыл егете 1959нчы елда Шәһәр Советына депутат булып сайлана. 1964нче елда Уфа авиация институтын тәмамлый, шул ук елдан —инженер-конструктор, аннары — цех начальнигы урынбасары, "УМПО" әйдәүче инженеры сыйфатында яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Төрле вазифаларда сынатмый авыл егете. 1955 елдан 1996нчы елга кадәр күп баскычлар үтелгән. Атап әйткәндә, двигательләр буенча моторист-сынаучы, инженер-конструктор, өлкән мастер, производство цехы начальнигы урынбасары, 79нчы цех бүлеге начальнигы урынбасары, участок начальнигы, предприятиенең әйдәүче инженеры. Ул җитәкләгән участок УМПО да иң яхшыларның берсе санала, ягъни тәүлеклек биремнәр даими арттырып үтәлә, участокта ике-өч белгечлеккә ия булмаган эшчеләр булмый, сменада һәр өченче хезмәт иясе рационализатор буларак үзен күрсәтә. Бу үз чиратында хезмәт күрсәткечләренә уңай йогынты ясый. Флүр Галимҗан улы үз коллективында хезмәт оештыруны даими камилләштерә, үзе дә актив рационализатор буларак чыгыш ясый. Аның тәкъдиме буенча резьбонакат станоклар модернизацияләнә, хезмәт җитештерүчәнлеге ике тапкырга арта. Детальләрне яңа ысул белән эшкәрткәндә җайланмалар алыштырыла— бу сменага 100—120 деталь эшләп чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирә.
Тырыш хезмәте югары бәһалана. 1970нче елда “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Бишьеллык планын (1966—1971нче еллар)үтәгәндә яхшы оештырылган эш, яңа техника керткән өчен, эссегә чыдам материалларны җитештерүгә, технологик процесска эшкәртү режимнарын керткән өчен Флүр Галимҗан улы Галимҗановка СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1971елның 26нчы апрелендә "Социалистик Хезмәт Герое" исеме бирелә. Якташыбыз тарафыннан җитәкчелек иткән участок планны һәрчак арттырып үти килә. Нәтиҗәдә социалистик ярышларда заводта, республикада, авиация сәнәгатендә — һәрчак алдынгы урында. Җитештерү, техник-икътисади күрсәткечләр һәрчак югары булганлыктан Галимҗанов җитәкләгән участокка “Коммунистик хезмәт участогы” исеме бирелә. Флүр Галимҗан улы эссегә бирешмәгән металлдан индукцион җылыту юлы белән болт эшләү станогын сәнәгатькә керткән өчен СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсе медале белән 1974нче елда бүләкләнә. Бу үз чиратында кыйммәтле металлны экономияләргә зур форсат бирә. Ә 1975нче елда янә Күргәзмәнең икенче медале белән билгеләнә. Бу юлы Флүр Галимҗан улының тәкъдимнәре сәнәгатьтә эшче сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән ачышларга кайтып кала. Күп тапкыр социалистик ярышларда алдынгылыкны яулаган өчен күп санда Почёт грамоталары белән билгеләнә.
1976—1993нче елларда башкаланың Калинин район Советы депутаты итеп сайлана. Депутат төркеме җитәкчесе буларак, 1986 һәм 1987нче елларда алдынгы төркем Почёт грамоталары белән бүләкләнә.
Белемен камилләштерүне һич икенче планга калдырырга исәп тотмый. 1977нче елда Техник прогресс университетын,1985нче елда Марксизм-ленинизм университетының икътисад факультетын отличие белән тәмамлый. Шул ук елда аңа „Оешманың Почётлы мотор төзүчесе” мактаулы исеме бирелә.(1974—1990нчы елларда заводның халык контроле әгъзасы итеп сайлана. Республика, оешма халык контроле тарафыннан Почёт грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнә).”Хезмәт ветераны”, „Жуков” медальләре белән бүләкләнә.
1996нчы елда машина төзү өлкәсендә фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Почётлы Грамотасы белән бүләкләнә. Шул ук 1996нчы елда пенсиягә чыга.
Тормыш иптәше Заһирә Шәйхетдин кызы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Ринат— БДУның чит телләр факультетын, кызлары Гөлнара—УДАТУны тәмамлый, ул инженер-конструктор. Кызлары Альмира БДМУ тәмамлап кардиолог һөнәрен сайлый. Галимҗановлар үзләрен оныкларын тәрбияләүгә багышлый. Ике туруннары бар.
Флүр Галимҗан улы җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Кызганычка каршы, 2010 елның 28нче гыйнварында 78 яшендә фани дөньяны калдыра. Илекәй авылында җирләнә.
Соңгы көненә кадәр туган ягы белән элемтәне өзми. Балтач районы үсеше, уңай яңалыкларына ихлас шатлана. Гади авыл егете башкалага барып урнашып, күңеленә хуш килгән һөнәр сайлый. Үз юлын үзе ярып, югары мәртәбәле казанышларга ирешә. Xолкында әйдәүче омтылышы зур булганлыктан, киртәләрне кичектергесез үтәргә өйрәнгән якташыбыз.
Көчле шәхесләр белән сокланмый мөмкин түгел. Үзе яшәгән чорын узып, яңалыклар кертү кемнәр өлешенә генә тия әле ул?
Һичшиксез үрнәк алырлык.