Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
27 гыйнвар 2022, 14:55

"Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр"

Түбән Сикияз авыл китапханәсендә балалар белән тарихтагы мөһим даталар турында әңгәмәләштеләр. 27 гыйнвар шундый көннәрнең берсе.

27 гыйнвар — безнең ил тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ шул көнне 1944нче  елда 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы бетерелгән. Бу истәлекле датага багышланган чараны китапханә белән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә  уздырды.  Ул "Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр" батырлык сәгатьләре дип аталды. Балалар ленинградлыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, блокадагыларның икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының әһәмияте турында ишеттеләр, шуннан блок икмәге пешерелде. Н. Ходзаның «Тормыш юлы» китабыннан хикәяләр укыдылар, шулардан Ладога күле турында белделәр.  Ленинградлыларга ачлыктан  үлмәскә, машиналарның ничек баруы, аларны ничек бомбага тотулары, кешеләр түшәлгән машиналардан азык-төлекне коткарулары турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты — балаларда патриотизм , аяусыз сугышта җиңгән халкыбыз өчен горурлык хисетәрбияләү; ил тарихын өйрәнү мөһим булды.

Укучы балаларга ачлык-ялангачлыкны күз алдына китерү кыен. Ә коточкыч вакыйгалар ата-бабаоарыбыз иңнәренә төшкән. Сугыш кирәкми, кебек лозунг кына түгел, ә үзәкөзгеч вакыйгалар  китапларда, әсәрләрдә чагылган. Болар турында сөйләү һәрчак бик актуаль.

 

"Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр"
"Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр"
"Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр"
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: