Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
13 декабрь 2021, 15:04

Үткәннәрә кайткан кебек

Якын кешебез дә билгеләнгән булган. Аның тарихы серле.

Мин шкатулканы кулыма тотып торам, менә хәзер аны ачып, үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылырмын кебек.

 

Безнең нәселебезнең әниебез ягыннан үткәне белән булачагы бүген Флүзә нәнәй кулында. Бу минем зур әниемнең апасы. Аңа сиксән яшьтән күбрәк инде . Әмма аның хәтере бик яхшы, ул нәсел энциклопедиясе кебек, үз йөрәгендә бабаларыбызның кодын саклый сыман. Әни ягыннан үз зур әниемне беркайчан да күрмәдем, ул минем әни кечкенә булганда ук вафат булды. Ә менә бөтен апалары тырышлыгы белән аның юклыгы сизелмәде. Алар шулкадәр күп иде ки, мин гел кул арасына кереп  үстем  һәм үземнең дә бик күп апаларым һәм түтиләрем булуына гаҗәпләндем хәтта. Ләкин олыгайган саен, алар азая, китә һәм тарихның бер өлешен үзләре белән алып китә. Хәзер Солтан ыруының "аксакалы" ул Флүзә апа. Безнең бабаларыбыз өчен калын нәсел зур байлык булып саналган. Хәйрия олы зур әниемнең барлыгы унике баласы туган. Ул вакытта зур гаиләләр абруйлы  санала, ә еллар узу белән андыйлар  сирәгәя бара...

Бәлки, төп сәбәп шунда ки, ул вакытта һәр йортка диярлек "похоронкалар" күпләп килгән. Xатын-кызлар үз ирләрен сугыштан кайтуын көткәннәр, ә ир-атлар сугышта үлеп калган. Минем олы зур әнием Хәйрәгә бәхет елмайган. Фәйзулла Солтанов  олы зур әти Великие Лукида сугышкан, яраланган, әмма өенә Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан. Гаилә яңадан тулылана башлый.

Совет елларында күп бала тапкан хатын-кызларга бернинди ташламалар булмый. Әлеге вакыттагы кебек торак шартларын яхшырту яки транспортта бушлай йөрү турында сүз дә юк. Алар ишле гаилә белән  кечкенә генә бер йортта сыенганнар. Уңай шартларда түгел, сәкедә нинди урын  туры килгән,  шунда йоклаганнар.  Транспорт юк. Еракка чыкса, әгәр туры килсә, ат арбасында йөрегәннәр. Һәркайсы бернигә карамастан, үзенчә бәхетле булган. Шулай да, андый хатын-кызларга хөрмәт зур булган. Аларны I, II, III дәрәҗәле «Ана даны» орденнары белән бүләкләүгә тәкъдим итәләр.

Кайдадыр мондый бүләкләр тантаналы рәвештә, хөкүмәт вәкилләре катнашлыгында тапшырылган, ә хатын-кызларның күбесенә, бәлки, зур илнең төпкел авылларында яшәгәнгә күрә, мондый хөрмәт тәтеми.

 Якын кешебез дә билгеләнгән булган. Шкафта орден ята. Аның тарихы серле. Мин моның турында апамнан ишеттем. Ул шуны бәян итте: "Олы зур әни Хәйрә 1951нче елда җиденче бала тапкач,  Солтановлар өенә авыл советы рәисе бүләк-награда алып килә. Аны хатынның күкрәгенә беркеткәндә, орден планкадан ычкынып китә һәм идәнгә генә түгел, ә шунда ук ярыкка төшеп юк була. Ул вакытта авыл идәннәре зур ярыклы иде.(Төзелеш материалларының сыйфаты  да чамалы булганлыктан).

Сукыр  лампа ярдәмендә баздан  бу орденны бергәләп  эзләделәр, тик бәрәңге арасыннан таба алмадылар. Ә яз көне эзләргә вакыт та булмый. Еллар узу белән йортны да башка урында төзиләр. Ә искесе урынында сарай, аннан ара-тирә бакчага тирес чыгаралар..."

 Балалар үсә һәм ояны калдырып китә, яңа буын барлыкка килә.  Зур әнисе авызыннан(аны оныклар шулай яратып атыйлар) орденның югалу тарихын беләләр. Кайчакта олы кеше бүләкне кулына тотып та карый алмавына үкенә. Тапшырганда ук югалткач ни.

Еллар шулай үтә. Мин, әлбәттә, үземнең олы зур әниемнең әнисен хәтерләмим. Гәрчә ул мине кулына алып өлгерсә дә, миңа бер ел ярым яшь чакта вафат булган. Аның турында әни сөйләгәннәрдән тормыш тарихлары буенча һәм фотосурәтләрдән генә беләм. Һәм шкатулкада яткан орден миндә зур кызыксыну уятты.

 Флүзә апа олы зур әниемнең әнисе үлгәнче кырык көн алдан булган могҗиза турында сөйләвен дәвам итте. Ул инде ятып кына тора, диярлек. Аны кызы караган. Чираттагы тапкыр бакчага чыгып эш белән мәшгуль була. Бу юлы чөгендер утарга чыга.

Иелү белән хәйран кала. Ни күзе белән күрсен: үсеп җиткән үләндә орден эленеп тора. Планканы беркетү өчен билгеләнгән кечкенә генә бушлык аша, үлән үсеп өскә таба күтәрелгән. Ул, әйтерсең лә җиде кыз һәм бер малай тапкан  кечкенә хатынның тормыш тарихын шулай югарыга күтәргән кебек. Ул тормышның барлык авырлыкларын үткәреп яшәде. Үзенең әни булу вазифасын яхшы үтәде. Флүзә апа өйгә кереп, әнисенә награданы сузган. Инде истәлекләрендә буталып беткән зур әни үзенең гомере буе аны кулда тотарга хыяллануы турында сөйләгән.

 

49 елдан соң орден могҗиза белән әлеге бүләк иясенә кире әйләнеп кайта. Ә күпмедер вакыттан соң инде минем әни орденның чыннан да әбинеке булуына дәлил тапты. Башкортстан Республикасының Милли архивыннан Балтач районының Карл Маркс исемендәге колхозчысы Солтанова Хәйра Фәтклислам кызы “Ана даны” ордены белән бүләкләнгән дигән  язу   килде. Хәйрия Фәтклислам кызы җиде бала тәрбияләп үстергән.

 

Бүген Чыпчык авылында, Cолтан нәселе башлангыч алган йорт урынында, бушлык. Үлән үсә һәм агач яфраклары шаулый. Янәшәдә генә бу югалып баручы авыл истәлеген алып киткән Рәскәлә елгасы  агышы тукталмый. Ата-бабаларым кулы белән утыртылган кура җиләге һәм шомырт әле монда үсә. Ә янәшәдә, Мишәр авылында, минем апалар яши. Тизрәк шалтыратып, аларны  төрле бәйрәмнәр белән котларга тырышам. Һәрвакыт нәселебезнең тарихы турында кабат сораулар бирергә форсат туа. А. С. Пушкинның: "Ата-бабаларга хөрмәт итмәү— әхлаксызлыкның беренче билгесе ул," —дигән сүзләре күңелгә кереп калды. Белергә кирәк.

 

Ренат САЛӘХЕТДИНОВ,

 Казан федераль университетының 3нче курс студенты.

Автор:
Читайте нас: