XIV–XVI гасырларда табыннарның бер өлеше Башкортстанның урманлы-таулы районнарына күчеп килеп, Агыйделнең түбән агымы, соңрак Инзир елгаларының үзәннәрендәге уңдырышлы җирләргә урнаша. Ыруның икенче бер өлеше көнчыгыштан Урал аръягында Әй һәм Юрүзән елгалары буйларын һәм Миасс, Уелга, Уй, Җаек елгаларының югары агымнарын били.
XV гасырның азагында — XVII гасыр башында табыннарның беразы Ык елгасы ярларына кире күченә, калганнары, көньяккарак китеп, Ток, Олы Ыргыз һәм Кәмәлек елгалары буендагы җирләрне үзләштерә. XVIII уртасында Урал аръягындагы табыннары Уй һәм Тубыл елгалары буендагы далаларга китә. XVI–XVIII гасырларда алар биләгән җирләр төньяктан Пышма елгасына кадәр, көньяк чиге — Тугызак елгасына кадәр барып җитә.
Башкортстан Русиягә кушылгач, Нугай һәм Себер юллары буендагы җирләр Табын улусының асаба җирләре итеп калдырыла. XVIII гасырда табынлылар әйле, каңлы, катай, көзәй, кыпчак, мең, түңгәвер, терсәк, үсәргән, юрматы ырулары белән күршедәш була. XVIII–XIX гасырларда табыннарның җирләре Бозаулык, Югарыуральск, Екатеринбург, Ырынбур, Стәрлетамак, Троицк, Уфа һәм Чиләбе өязләре эчендә бүлгәләнеп кала. Кантоннар системасы идарәлеге чорында табыннар 2нче, 3нче, 4нче Тау арты, 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче, 9нчы башкорт кантоннарына таркатыла. Хәзерге көндә табын ырулары Башкортстанның Архангел, Гафури, Кырмыскалы, Балтач, Тәтешле, Дәүләкән, Учалы, Салават районнары; Курган өлкәсенең Сафакүл районы; Самар өлкәсенең Олы Чернигов районы; Сарытау өлкәсенең Пугачев районы; Ырынбур өлкәсенең Александров, Красногвардейск, Новосергиево районнары һәм Чиләбе өлкәсенең Аргаяш, Красноармейск районнарында таралып яши.
Табынлыларның бу очрашуы ике тематик өлешкә бүлеп оештырылды. Килгән кунаклар җыелып беткәннән соң милли кием, аш-су, халык кәсебенә бәйле төрле күргәзмәләр эшләнде. Табын ыруы тарихына багышланган театральләштерелгән тамашадан соң концерт һәм халыкчан спорт ярышлары башланды: батырлар көрәше, ат чабышы, таяк тарту, уктан ату бәйгеләрендә көч сынашты. Бер үк вакытта балалар өчен «Тамыр» телеканалы һәм «Акбузат» балалар журналы үз программасын тәкъдим итте. Көннең икенче яртысында җыенның пленар утырышы башланды. Делегатлар көнүзәк мәсьәләләрне карау өчен Комсомол авылы мәдәният сараена җыелды. Мәртәбәле кунаклар — Учалы район советы секретаре Зариф Гарипов һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аитколова барысын да сәламләп уңышлы эш теләде.
« Бәрәкәтле Учалы җирендә сезне сәламләвемә шатмын. Безнең районда ун сигезле авыл советы, анда табынлылардан башка ыру нәсел вәкилләре дә яши. Без тату халыкбыз, ә мондый очрашулар тагын да аның саен дуслаштыра, яңа максатлар куела», — дип билгеләне Зариф Гарипов. Эльвира Аитколова Бөтендөнья башкортлары корылтае үткәргән ыру җыеннары хәрәкәте турында әйтеп китте. «Башкортстан халыклары — көчле, тирән, бай рухлы кешеләр. Безнең республика —милләтара татулык һәм үзара ярдәмләшеп яшәү өлгесе. Былтыр Башкорт халкының үсеш стратегиясе кабул ителде — анда этносның тотрыклы һәм уңышлы үсеше өчен заманча максатлар, бурычлар, принциплар, юнәлешләр комплексы һәм аларны тормышка ашыру механизмнары бирелгән. Әмма аның ничек тормышка ашырылачагы һәрберебездән тора», —дип билгеләде Эльвира Ринат кызы.
Парламентарий шулай ук мәгариф оешмаларында ата-аналарның туган телне өйрәнү өчен сайлау хокукы турында искәртте, мәгариф турындагы законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде.
Табын ырулары берлеге идарәсе рәисе вазифасын башкаручы Фәнил Кодакаев ыру хәрәкәте тарихы, башкарган эшләр турында сөйләде. «Табын ырулары берләшмәсе республикада тәүгеләрдән булып төзелде. Бүген Учалы районында без бишенче тапкыр җыелдык. Тәүге ыру җыены 1993 елның 27нче мартында Красноусол касабасында үткәрелгән, арытабан 1994нче һәм 2007нче елларда, соңгысы 2017 елның 25нче февралендә Уфа шәһәрендә булды», — диде Фәнил Кодакаев. Җыенга Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Байымов җитәкчелегендә Чиләбе табынлылары да килде.
«Чиләбе өлкәсендә 170 меңгә якын башкорт яши. Алар күптәннән үз җирендә яшәүче халык, монда милләт булып формалашкан, үз тарихын яхшы белә, телен онотмай. Мәсәлән, Аргаяш районындагы егерме бер мәктәпнең ун тугызында башкорт теле укытыла, бу эш балалар бакчаларында да алып барыла», — дип белдерде Әлфир Байымов.
Башкорт дәүләт университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Нурислам Калмантаев Табын ырулары тарихына тукталды. Төньяк-көнбатыш башкортларының «Без башкортлар» иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы Винарис Абдуллин республиканың төньяк-көнбатышында яшәгән башкортлар турында, аларның диалекты әдәби телдән аерылып торса да, үзләрен башкорт дип исәпләвен, шуңа да аларны читкә типмәскә, бергә булырга, бердәм булырга өндәде. Районнардан килгән делегатлар съездда катнашучыларны үз төбәкләрендәге эшләр торышы белән таныштырды, үзләрендәге табынлыларның тарихы һәм бүгенгесе, билгеле якташлары турында сөйләде. Тәтешледән килгән Бәхтигәрәй Арманшин, мәсәлән, Кейековлар нәселенең шәҗәрәсен төзегән.
Ә Чиләбе өлкәсе вәкиле Арыслан Бикбулатов үзенең генә түгел, мөрәҗәгать иткән бик күп кешеләргә дә шәҗәрәсен эшләгән.
Пленар өлеш тәмамлангач, Табын ырулары советы һәм Совет рәисе сайланды. Табын ырулары берләшмәсе башлыгы итеп журналистика ветераны, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнил Кодакаев тәгаенләнде, Совет составына табынлылар яшәгән барлык төбәкләрдән утыз кеше билгеләнде.Шулай ук җыен резолюциясе кабул ителде. Документта Табын ыруларннан күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү; ел саен «Табын-фест» яшьләр фестивален үткәрү; күренекле якташлар белән очрашу үткәрү буенча эшләрне дәвам итү; гаилә, балалар һәм яшьләр арасында, мәдәният, мәгариф һәм авыл хакимиятләре хезмәткәрләре арасында бу эшкә җәлеп итү буенча очрашулар үткәрү; Гафури районында Табын ыруларының нәсел билгесен булдыру һәм кую буенча эшләрне тәмамлау кебек пунктлар теркәлде.
Очрашу ахырында Җыен штандартын Көзәй ыруы кабул итеп алды.