Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
28 июль 2021, 16:00

Гаилә ядкәре— борынгы күлмәк

Көмьязы авылында яшәүче Гөлназ һәм Азат  Исламовлар гаиләсендә гаилә ядкәре буларак 120 еллык тарихы булган борынгы  күлмәк  белән камзол  саклана.

Гаилә ядкәре— борынгы күлмәк
Гаилә ядкәре— борынгы күлмәк

Ата -бабаларыбызның тарихын киләчәк буынга җиткерә алучы борынгы,  тарихи вакыйгалар белән бәйле изге һәм кадерле әйбер ул —тарихи  ядкәр. Күп кенә гаиләләр үз ядкәрләрен  кадерләп саклыйлар: алар арасында хатлар, бүләкләр, борынгы киемнәр, фоторәсемнәр, кыйммәтле бизәнү әйберләре булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, гаилә ядкәрләре  буыннан-буынга  тапшырылып килә.

 Гаилә ядкәрен саклау—Көмьязы авылында яшәүче Гөлназ һәм Азат  Исламовлар гаиләсендә дә чагылыш тапкан искиткеч традиция. Ул да булса, Гөлназ Мәүлитҗан кызының әнисенең дәү әнисе Зыяда Латыйп кызының истәлек булып сакланып килгән күлмәге белән камзолы.

—Зыяда картәнием 1882нче елда Балтач районы Мәнәгәз авылында муллалар гаиләсендә дөньяга килгән. Тормыш иптәше картәтием Габделхак белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Тырышып, тормышны яратып көн итүләре күпләп ат асраганнарыннан, җитеш тормышта яшәгәннәреннән күренгән.

Бу күлмәкнең 120 елдан артык тарихы бар.  Әлбәттә, вакыт үз эзен калдырырга  өлгергән, күлмәк ярыйсы гына  таушалган.  Алай да истәлекне саклап каласы килә. Шул нияттән, бу ансамбльгә охшатып, үземә ярашлы итеп күлмәк тектереп кияргә булдым. Булдыра алганча карт зур әниемнең образын, аның яшәү рәвешендәге хатын-кызларның киемен балалар, киләчәк буыннар өчен саклап калырга иде ниятем. Тегүче Винария Хәйдәрова борынгы күлмәккә охшатып яңасын  текте. Ә борынгы күлмәк исә, әлеге вакытта мәктәп музеенда саклана,—ди Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Исламова.

Шулай итеп Исламовлар  гаиләсендә үзенчәлекле гаилә ядкәре барлыкка килә. Бу традицияне дәвам итәрләр  һәм истәлек озак еллар дәвамында сакланыр, чөнки алар тарихка, ата-бабаларының якты истәлегенә зур игътибар бирәләр.

Апрель аенда Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә „Тамыр” телестудиясе килде. Районның 10 гаиләсе үзләренең шәҗәрәләре белән таныштырып үтте. Гөлназ Исламова да катнашты әлеге чарада.  Ул тормыш иптәше Азат Исламов яклап „Уразай” нәселе  шәҗәрәсе белән таныштырып үтте чарада катнашучыларны.

Мондый чаралар  үткәрү туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау өлкәсендә зур әһәмияткә ия.

Тормышыбыз бүген генә башланмаган, ул тарих битләренә барып тоташа. Халкыбызның тарихи истәлекләрен, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, киләчәк буынга тапшыру һәркемнең изге бурычы булып тора.

Гаилә ядкәре— борынгы күлмәк
Гаилә ядкәре— борынгы күлмәк
Гаилә ядкәре— борынгы күлмәк
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: