Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
2 июль 2021, 15:04

Фронт хатларында ил язмышы чагыла

„Балтач таңнары” гәзите редакциясе тарафыннан оештырылган „Фронт хатларында ил язмышы чагыла” акциясендә актив катнашыгыз, балтачлылар.

Һәр гаиләдә диярлек иң кадерле гаилә ядкәре булып өчпочмаклы фронт хатлары саклана. Күңелгә якын таныш хәрефләр белән кадерле сүзләр язылган саргайган бу кәгазь битләре кеше күңелен hәрвакыт дулкынландыра. Сугыш кырыннан җибәрелгән солдат хатында якыннарына карата күпме мәхәббәт җылысы, туган якны сагыну хисләре сыйган. Алар сугыш чоры символы гына түгел, ә бүгенге яшь буын өчен гаиләнең үткәненә юл башы, буыннар чылбыры. Бу кадерле истәлекне киләчәк өчен сакларга кирәк.
Шул уңайдан „Балтач таңнары” гәзите редакциясе „Фронт хатларында ил язмышы чагыла” дип исемләнгән акция башлап җибәрә.
Ул вакытта авылда хат ташучыларны зур түземсезлек белән көткәннәр. Хатлар әллә ничә кабат укылган, ятланып беткән. Аларны укыгач, саклык белән генә төреп, югалмаслык җиргә куйганнар, hәм аларның кайберләре безнең көннәргә кадәр сакланган.
Әгәр сезнең гаиләгездә сандык төбендә кадерле ядкәр булып мондый хатлар саклана икән, аларның күчерелмәсен редакциягә китереп бирегез, яисә безгә хәбәр итегез. Аларны hичшиксез гәзит битләренә бастырып чыгарырбыз.
Күп кенә хатлар гарәп телендә язылган. Бу очракта да борчылырга урын юк, Филүс хәзрәт Камалтдиновка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый мөмкинлегегез булмаса, редакциягә гарәп телендә язылган хатларның күчерелмәсен дә җибәрә аласыз.
Солдат хатлары... Кыска гына ял вакытында яугир окопта яки блиндажда, кәгазен калай төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга карата ачы нәфрәте дә, туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш елларының авырлыгы, яраларның сызлавы, иптәшләрнең hәлак булу кайгысы—барысы да шушы хатка сыеп беткән. Бу кечкенә генә кәгазьдә дошманны чигендереп алган шәhәрләр hәм авыллар турында да сөйләнә. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмаклап төрә, адресын яза hәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.
Ә бу вакытта тылдагылар якыннарының исәнлек хатын түземсезлек белән көтеп торган. Андый хатлар килү чиксез зур бәхет, шатлык булган. Хатны, укыгач, саклык белән генә төреп, югалмаслык җиргә куйганнар.
Сугыш илебезгә зур югалтулар алып килде, күпме сабыйлар ятим, хатыннар тол калды. Шулай булуга карамастан, туган илгә булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.
Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч, мул, матур тормышта яшәргә язсын иде безгә.
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: