Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
22 апрель 2021, 11:43

"Үлемсез полк" —xалкыбыз тариxы акциясенә кушыл!

"Үлемсез полк" башлангычы белән Русиядә чыктылар. Xәзер бу акциягә җир шарында күпләр кушылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларының портретларын күпләр әзерләп куйгандыр.Быел андый фотосурәтләрне кабул итәбез.

"Үлемсез полк" башлангычы белән Русиядә чыктылар. Xәзер бу акциягә җир шарында күпләр кушылды. Океан артында да ата-бабаларының тиңсез батырлыгын онытмыйлар.
Быел да"Үлемсез полк" Русиядә онлайн режимда үтүе мәгълүм булды. Җиңүчеләрнең исеме онытылырга тиеш түгел.
Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларының портретларын күпләр әзерләп куйгандыр. Дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып данлыклы туганнарының фотосурәтләрен тиешенчә әзерләп өлгермәгәннәр дә бардыр. Мөһим эш дәвамлы булырга тиеш. Быел андый фотосурәтләрне кабул итәбез. "Балтач таңнары" гәзите редакциясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның бихисап фотосурәтләре бар. Фотосурәтләр галереясе даими тулыландырылып торырга тиеш. Әлегә кадәр якыннарыгызның фотосурәтләрен редакциядә копиясен калдырмаган якташларыбыз да бардыр. Сугышта Җиңү яулаган солдатларның фотосурәтеннән тыш, исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, нинди званиедә, кайда хезмәт иткәне турында мәгълүмат булуы зарури. Фотосурәтләрне редакциянең электрон почтасына (bt1931mail.ru) җибәрегез.
Читайте нас: