Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
20 апрель 2021, 09:55

Кешедә сәләт күрә белде

Фәрит абый Суфияров әдәбияткә күпләр өчен ишек ачкан шәхес. Әйтүе генә дә ансат. Язучы булыр дип кем алдан план кора ала? Бик четерекле өлкәдә үз-үзенә ышанган кеше сирәктер кебек. Кемгә ничектер, ә миңа Фәрит абый этәргеч бирде. Үгетләүдә аңа тиңнәр юк иде.

Нәкъ шулай, ул әйткәнчә, тот да яз имеш. Яңавылда каләм тибрәтә башлаганнар җыелышына ихлас чакырды. Бардык. Катнаштык. Һәм көннәрдән-бер көнне кулыма каләм алдым. Икеләнми мөмкин түгел. Вакыты җиткәч яза башлыйсың икән ул. Моңа дустыңның киңәше этәргеч бирергә сәләтле икән. Фәлсәфи алым, капма-каршылыкның берлеге һәм көрәше алга барырга юл яра, дигәндәй. Бүген үткәннәрне искә алып Фәрит абыйга рәхмәтлемен. Сабырлыгы, тыйнаклыгы маяктай. Киңәшләре алтын бәрабәрендә. Битараф түгел. Ә алар соклануга лаек.Тәүге хикәяләр дөнья күргәч, Фәрит Суфияр улы куәтләр иде. Ихласлыгы чиксез. Теманың кирәклеге, сүз байлыгы, геройлар көрәшен билгеләп язган һәркемгә соклануын белдергәнен елмаеп искә алам. Әйе, язучылар балалар кебек йомшак күңелле шул. Алар өчен җылы сүз чәчәккә кирәк кояш нурыдай. Ансыз нәфис чәчәк сулырга мөмкин бит. Каләм тибрәтүченең йөрәк халәтен үз кичерешләре аша белә торгандыр инде. Җыр булып күренекле артистлар репертуарына кергән шигырьләренең исеме үк күп ни хакында сөйләрлек. Авырлыкны йөрәк дулкыны, тибрәлеше аша үткәрмәгәннәр алай эчтәлекле итеп яза да алмыйдыр. Ә җырлары байтак. Һәркайсында мәхәббәткә, матурлыкка мәдхия җырлана.
Остазыбыз сигез дистәләп ел гомерен әдәбияткә багышлаган шәхес. Безнең иҗат җимешләребезне туплап дүрт җыентык дөнья күрде. Олы яшенә кадәр укучыларына әйтер сүзе булды аның. Фәрит абый җырларындагыча, авырлыкларга баш имәскә иде. Алга атларга, биеклекләр яулаганда кешеләрнең иң нәзакатьле күңеленә рухи байлык өләшү мөһим. Иң тәүге һәм соңгы киңәшләре шуннан гыйбарәт булды. Дөньяның безгә күренмәгән, кылдай кануннары барлыгын иҗат юлы белән дәлилләгән шагыйрь ул. Матурлык орлыкларын таратырга чакыручы укытучыбыз безнең. Яңавылдагы "Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, бу төбәктә ана телен онытмаска әйдәүче шәхес буларак олуг эш башкарды. Үзе кебек янып-көеп иҗат итәргә әзер моңдашлары булуы сөендерә. Остазыбыз, дустыбыз булып калганы өчен ихлас рәхмәтлебез аңа. Эшен дәвам итәрдәй каләм тибрәтүчеләре калды. Ә монысы бик кадерле бу чорда. Иҗатыбызда күңел кыйблаларыбызны югалтмас өчен.
Мәкаләнең тулы вариантын алдагы саннарның берсендә укый аласыз.
Читайте нас: