Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
16 апрель 2021, 10:26

Суфияров һәм аның гаиләсе

Гарифьян Глимхан улы Мишәр авылында 1923 елның 10нчы октябрендә дөньяга аваз сала. 8 баланың иң өлкәне. Гарифьян, Фәйзелхан, Хафиз, Ясәви, Әдип, Әлфинә, Рәвия, Әниф. Әтисе - Суфияр улы Глимхан Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша.

Авылның үткәненә күзәтү ясый башласаң, әлбәттә, иң элек җанны кыйган каһәрле сугыш турында сүз. Гарифьян Глимхан улы Суфияров — Бөек Ватан сугышы ветераны. 17се генә тулган, гаиләнең өлкән баласы, сугыш башланганда, Уфа шәһәре заводларының берсендә гади эшче була. Күрәсең, егет яшьли үк үзаллы һәм максатчан булган. Ә бәхетне хезмәттән эзләгән. “...Эш агачы бик юмарт - китерер җимеш,” – дигән Тукайның акыллы сүзләрен, бала – чактан ук күңеленә сеңдереп үсә бит татар баласы. Кияргә - кием, ашарга икмәкнең дә юк чорлары шул. Үсмернең, якыннарына ничек тә ярдәм итәргә иде дип, өзелеп-өзгәләнеп, завод юлларын таптаган чаклары... Әмма, сугыш бар өметне җимерә. Беренче урынга – ил язмышы килә. 18ен тутырып өлгергән, авылдаш абыем 1942нче елның мартында фронтка китә. Аның сугышчан юлы, мәхшәр мәйданын хәтерләткән, Сталинград далаларыннан башлана. 200 көн һәм төн ”Идел аръягында безгә урын юк!” лозунгысы астында кан коя батыр совет солдаты. Күз алдында шәһәрләр, җир, хәтта, нефтькә баткан Идел яна! Аның аръягындагы нефтьне эләктерү өчен, немец козгыннары“ 102, 0” дип аталган биеклеккә — Мамай Курганына ташлана. Чөнки, кем аның түбәсендә – Сталинградка шул хуҗа. 135 көн һәм төн ишерелә аңа мина, снаряд, бомбалар яңгыры! Әмма, фашистлар ничек кенә ыргылсалар да, биеклекне яулый алмыйлар. Нәкъ шушы Мамай Курганы районында, 1943 елның 2нче февралендә, фашист илбасарларының беренче тапкыр җиңелүе, совет гаскәрләренең җиңүе белән Сталинград сугышы тәмамлана. Сержант Гарифьян абый да бу коточкыч газаплар эчендә... күп тапкырлар яралана, күп тапкырлар госпитальләрдә дәвалана... Күзләрен чылатып сөйләгән кызы Фәйрүзәне тыңлыйк: “ Әтием басынкы, аз сүзле кеше булды. Балаларны, тормышны яратты. Тик сугышта алган ранениеләре бик күп иде шул... Берничә урыннан ерылган 2 як кулбашының яралары гомере буе җанкайларын сызлатты. Сталинград сугышының кышкы суыкларында туңган 2 аягы да үзе белән “әрнеп, янып” ахирәткә күчте. Көчле дәвалар да немец ярчыкларын җиңә алмаган шул.”
Флидә ГАЛИЕВА.
Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы саннарының берсендә таныша аласыз.
Читайте нас: