Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
8 апрель 2021, 15:36

Язмыш сынауларын лаеклы үтеп

Җәннәт Нигамәтулла кызы Шайбәкова 92 яшьлек хезмәт ветераны. Туган як ватанпәрвәре. Читкә китеп торса Имән авылын сагынып кайта. Күңеле тартканга күрә. Ә хатирәләре аны чабата киеп, аркасына катомка асып, Югары Карышка барган юлында карга бата-бата атлаган чакларына алып кайта. Тормышта шулай күп киртәләр үтәргә туры килә үзенә.

Бөек Ватан сугышы башлангач гаиләдән 4 абыйсы, 2 җизние фронтка алына. Кече абыйсы Могилевский өлкәсендә һәлак була. Бу вакытта Җәннәт мәктәптә укый. Юклык. Китап, уку әсбаплары, язарга дәфтәр, каләм булмаган чакта белем алуы ансат түгел. Нәтиҗәдә беренче сыйныфка укырга кергән 35 баланың 9ы гына җиденче сыйныфны тәмамлый. Күпләр очын -очка бәйли алмаган чак. Ачлыктан үлү очраклары гаять күп. Әниләре белән колхоз эшенә йөргәннәр була. Үсмерләр хуҗалык эшенә актив җәлеп ителә. Утауда, печән җыюда, чабуда, урак уруда, көлтә бәйләп ашлык сугу эшләре үзәгендә алар.
—Басуда кунып ашлык суккан чагым хәтердә калган. Октябрь ае. Суык, өшетә. Өстебездә бик юка гына. Эскерт асларына кереп ятабыз. Иртә белән, 5 сәгатьтә уяталар. Таң атканчы ике көшел ашлык сугабыз.(Ул чакта ашлыкны атлы молотилка белән сугалар иде).Тамак ялгап алыр өчен салам ягып, чиләкләребез төбендә ашлык салып куырдык. Заманы шундый иде. Эшләүчеләрне тентеп тикшерүчеләр күп булды. Бистар арбага яшеренеп килгән апа кулларыбыздагы чиләкләрне алып, куырган ашлыкларыбызны ут өстенә сипте. Төрмәгә утырту белән янап кайтып китте ул. Ә безгә бу көнне ач килеш эшләргә туры килде,—дип күңелендә калган яралары турында бәян итте Җәннәт Нигамәтулла кызы.
Имән авылыннан Югары Карыш урта мәктәбенә укырга барган күп балалардан нибары дүртәү генә укып чыга. 8нче сыйныфка кергән 40 укучының тугызы 10нчы сыйныфны тәмамлый. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң кадрлар җитмәгәнгә күрә укытучы булып хезмәт юлларын башларга туры килә. Кем кайда. Җәннәт Нигамәтулла кызы —Шәвъяды җидееллык мәктәбендә. Икенче елда туган авылында белем бирә башлый ул. Химия, биология фәннәреннән, башлангыч сыйныфларда укыта. Читтән торып Бөре педагогия училищесын тәмамлаган белгеч пионервожатый, колхозда комсомол секретаре эшен дә алып бара. Җәмәгать эше икенче планга калырга тиеш түгел. Авыл яшьләре белән спектакль кую аерым бер тема. Моңлы җырлаган кызны төп рольләргә җәлеп итәләр. Галиябану, Асылъяр һәм башка образларны гәүдәләндерү. Якын-тирәдәге Ишмәмәт, Бакалы, Начар, Нөркә, Түбән Карыш авыллары сәхнәләрендә чыгышлары бихисап.
Яшь кыз чаялыгына, чибәрлегенә гашыйк Фәнәви Шайбәков белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Уңган гаилә башлыгы булдыклылыгы белән аерылып тора. Җидеелык статусы бетерелгәч, башлангыч сыйныфлар мәктәбе мөдире итеп Җәннәт Шайбәкованы билгелиләр. Бу вазифада аңа зур эшләр башкарырга туры килә. 70 укучы белем алган мәктәп биналары суык, коймалар җимерелеп беткән диярлек. Мөдир һәм тәрбиячегә икәү үзләренә генә зур эшне аткару читен. Тормыш иптәше тырышлыгы, колхоз ярдәме белән 60 сутый бакча киртәләнеп алына. Ул чүп-чардан тазартылгач Бөре шәһәре питомнигыннан 20 төп алма, 20 төп карлыган, кура җиләге кайтарып утырталар. Ул вакытта авыл советы рәисе Бәһия Нуриева ярдәм кулы суза. Бакчада кое казыталар. Ике катлы мәктәпне сүтеп, яңартылып мәктәп төзелә. Район җитәкчелеге, Ленин исемендәге колхоз рәисе Әсләм Гәрәев булушуы белән 1970-1971нче уку елында яңа мәктәп сафка баса. Ә 1972нче елда республика күләмендәге семинар биредә үтә. Стендлар эшләү белән оста рәссамнар Әлтәф Нуриев,Рәфкатъ Котлыевлар мәшгуль.Семинар фәһемле үтә.
Хезмәттәше Тәнзилә Ханова белән авылга күп агач утыртуда катнашалар. Җәннәт Шайбәкованың хезмәт стажы—40 ел. Шуның 26 елы мәктәп мөдире вазифасында. Тырыш, булдыклы белгечкә күп каршылыклар белән очрашырга туры килә. Иллә-мәгәр көчле шәхес бирешми, хезмәт салган дәверен шатланып искә ала. Ул моңа лаеклы. Һөнәрен яратып башкаргангадыр инде, күрәсең. Алар бүләкләрдә ачык күренә.”РСФСР мәктәпләренең отличнигы”, 1973нче елда ”Ярышта җиңүче” билгесе, “Хезмәт ветераны” медале—тырышлыгына мәдхия. Яраткан эшен әле дә сагынып искә алырлык.
Кызганычка каршы, тормыш иптәше якты дөньяны калдыра. Лаеклы ялга туктаса да авылда җәмәгать эшләрдә әйдәүче ролендә. Матди яктан да булышып өйрәнгән ул. Гаиләдә туып- үскән өч уллары бу эштә активлар. Мәгафур, Xәнәфи, Илгиз ярдәме белән авыл зираты киртәләнеп алына, авыл клубына, медпункт бүлмәсенә ремонт ясала. Бина түбәсе авыл халкы ярдәме белән ябыла. Бу бинада —мәчет. Аңа авылдашлары “Җәннәт” исеме бирүе символик әһәмияткә ия. Мәчеткә килеп догалар укучы хатын-кызлар "Мәрҗән" ансамбленә оешып, мөнәҗәтләр өйрәнде.Төркем Имән һәм Нөркә авылында уңышлы чыгыш ясый.
Җәннәт Нигамәтулла кызы һәр эштә балаларына таяна. Һәркайсы югары белем алып, үз юлларын тапкан шәхесләр. Гаиләләрендә туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Оныклары сагынып Имән авылына кайта. 2016нчы елда "Саумысыз, авылдашлар!" чарасын оештыруның әйдәүчеләре уллары. Күп көч салдылар.
Җәннәт Нигамәтулла кызы тырышлыгы югары бәһага ия. Ул Мактау грамоталарына, "Балтач районы оешуының 90 еллыгына" медале белән бүләкләнде.
92 яшьлек хезмәт ветераны туган як ватанпәрвәре. Читкә китеп торса Имән авылын сагынып кайта. Күңеле тартканга күрә. Ә хатирәләре аны чабата киеп, аркасына катомка асып, Югары Карышка барган юлында карга бата-бата атлаган чакларына алып кайта. Тормышта шулай күп киртәләр үтәргә туры килә үзенә. Авырлыкны яшьли күреп үскәнгә күрә бирешмәгәндер инде ныклы буын вәкиле. Сугыш чоры баласы бит ул.
(Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз).
Читайте нас: