Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
11 февраль 2021, 12:38

Әтиебез безнең өчен һаман исән

Туган илебезнең коточкыч канлы сугышта фашизмны тармар итеп, җиңү яулаганына 75 ел тулды. Матур киләчәк өчен Бөек Җиңүне яулаучылар исәбендә Таһирҗан Шәрифҗан улы да бар. Әти күптән инде безнең арада юк, инде әниебез дә безне калдырып китте.

Әтиемә сеңелем ягымлы итеп "әти" дип эндәшә алмады. Әнием Шәмсинур биш баласын җитәкләп, Рая сеңелем белән авырлы булып озатып калган. Әнәс абыем әти сугышка киткәндә 13 яшендә булган. Ул әтине, бригадир булып эшләгән урыныннан, басудан барып алган. Шул ук көнне авылдашлары белән сугышка озатканнар. Әни белән бергә абыйларым Әнәс, Рәдиф сине ар елгасы буена кадәр озатып баруларын һәрчак сөйлиләр иде.
1942 елның 17нче гыйнварында сугышка керә. Ленинград өлкәсе Xлыстово шәһәрендә шул елның 24нче мартында әтиебез каты яраланып һәлак була. Меңләгән солдатлар исәбендә була ул. Бу турыда сугыш беткәч безгә туган тиешле Xәмәткарам бабай Көмьязы авылына кайткач әнигә: "Таһирҗан траншеядә сугышта катнашкан солдатларга ике зур сумка асып, патроннанар ташыганда немец снаряды шартлап бер аягын өзеп алды. Гәүдәсе бик нык яралангач "Аллаһы, Аллаһы" дип кычкырган һәм җан биргән",— дип сөйләгән. Ә без газиз кешебезгә "әти" дип эндәшә алмасак та әниебез булуы безгә бәхет өстәде. Кемдер сугыштан якыннары һәлак булуы турында хәбәр алса да исән калган очраклары булды. Әниебез дә әтинең һәлак булуына ышанасы килмәде. Ул үзе вафат булганчы әтиебез кайтуын көтте. Сугыш нинди ялангачлык, ачлык, үлем, бәхетсезлек алып килгәнен без үз иңнәребездә тоеп үстек.
Фәдис ШӘРИФҖАНОВ.
Көмьязы авылы.
Мәкалә (тулы варианты) белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз.
Фото:pobeda.mediashm.ru/wp-content/uploads/sites/8/2015/06/icg-4371.jpg
Читайте нас: