Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
11 декабрь 2018, 17:43

Асавкалы Советлар Союзы Герое Улмәс Шакировның тууына - 95 ел

1923 елның 22нче декабрендә Асавка авылында урта хәлле крестьян Шакир Сайфидияров гаиләсендә ир бала дөньяга килә.

1923 елның 22нче декабрендә Асавка авылында урта хәлле крестьян Шакир Сайфидияров гаиләсендә ир бала дөньяга килә.
Шакир өчен ир бала тууы шатлыклы хәл. Өч урамлы кечкенә авылда мондый хәбәр яшен тизлеге белән тарала. Ир-егетләр күбрәк үссә, тормыш өметлерәк, ышанычлырак була. 18-20 ел үтмәс, яңа йорт салып чыгарлар, шәҗәрә киңәер. Башы гына исән булсын, аңа кадәр туганнары озак тормады. Нәсел дәвамчысы кирәк бит. Шалкан кебек ир бала бөтен йортны яңгыратып, галәмгә аваз сала. Исемен дә Улмәс дип кушалар. Өметле, ышанычлы булсын дип. Гомер дигәнең бик тиз үтә. Ни арада 7 ел үтә, Улмәс мәктәпкә китә, беренче классны яхшы билгеләргә тәмамлый. Авылда укый-яза белердәй тагын берәү арта. Укуны тәмамлап армиягә вакыт җиткәнен көтәргә була. Һәм бер көнне колхоз эшеннән кайтуына, яшь егетне өстәлдә конверт көтә. Егетне хәрби комиссариатка чакыртып алалар. Әнисе Миңсылуның борчылу- хафаланулары бушка булган икән. Улмәсне мотоциклчылар курсына алалар. Халыкара хәл бик куркынычлы, Гитлер һәм аның иярченнәре Муссолини Көнбатыштан янаса, Япония агрессорлары Көнчыгышта тынгы бирми. Ана йөрәге таш түгел, сизенә: бердәнберемне, газиземне алып китәрләр инде дип борчыла. Ашка түгел бит, алышка. Илебез бәйсезлеге өчен гадел көрәшкә. Дошманнарның дорфа сәясәтеннән үк күренеп тора, гади авыл хатыны да хәрби вакыйгалардан нәтиҗә ясый ала. “Мөгаен, егетне срогыннан алда алырлар,”—дип фараз кыла. Шул вакытларда авылларда хәрби әзерлек курслары ачыла. Хезмәтен тәмамлап кайтканнарга хәрби комиссариат махсус задание белән яшүсмерләрне укыту, хәрби хезмәт нигезләрен өйрәтүне бурыч итеп куя. Ә мотоциклларга килгәндә, аларның гомум саны район буенча 10 — 15 берәмлек булганмы-юкмы, анысы “суга сәнәк белән язылган”. Ләкин махсус курсларның үзләренең базасы көчле була, яңа техникага кытлык юк. Йортыңа куркыныч янаса, дөрес гамәлләр елдам башкарыла ул. Армиядән кайткан егетләр Улмәскә үз тәҗрибәләрен җиткерәләр: “Хәзер СССР Кораллы Көчләрендә танклар һәм разведка өстенлек итә, тракторчылар курсына барсаң яхшы булыр иде,”— дип үгет-нәсихәт бирәләр. Әтисе, егетнең хәрби хезмәте якынлашу сәбәпле, үз киңәшләрен әйтә: “Балам, син урыс телен яхшы үзләштердең, техникага да һәвәслегең бар. Ныклап спорт белән шөгыльләнүең җитәрлек дәрәҗәдә булсын!” Гәиләләре зур булу сәбәпле, Улмәс колхозда тырышып эшли.
1941нең 22 июле. Язгы чәчүләр тәмамлана. Авылда — Сабантуй. Бу елны сабанашлыклар вакытында чәчелә, көннәр җылы тора, вакытында яңгырлары яугач, уҗымнар да дәррәү күтәрелә. Зур рух күтәренкелеге белән җыела халык традицион милли бәйрәмгә. Яңа уңышка ныклы нигез салына. Бәйрәмнең милләте бармы соң!? Өстәлдә икмәк булса, авыл халкы бәхетле инде ул. Уен-көлке, гармун тавышларын, бәйрәм төсен авыл советында кизүдә торган чаптырып килүче ат башындагы кеше өзә. Аны ерактан шәйләп алалар, ак күбеккә баткан чаптар мәйдан уртасына ук килеп керә, ә вәкил (үзенең тыны беткән диярсең), бер мизгел тавышсыз торгач, бар халык ишетерлек итеп оран сала: “ Туганнар, олы кайгы. Гитлер илебезгә сугыш башлаган. Райүзәктән шалтыратып әйттеләр,”— ди дә, ат башыннан төшеп, кардәшләрен кысып кочаклый. Ул үзе дә армия хезмәтеннән кайткан, гаилә корырга да өлгермәгән кичәге солдат була. Аңлатып торасы юк, беренче чакыру кәгазен ул алачак. Шомлы хәбәр хатын-кызларны калтырата, елаш-сыкташ башлана. Халыкның ашыкканын, пошынганын атлар да сизә икән, алар ризасызлык белдереп пошкыралар. Кемнең балалары армия сафларында хезмәттә булганнар, аларның аналары сагынып-сагышланып хәбәр көтә башлыйлар: “Күрә алмам инде газиземне?”—дип үзләренә-үзләре сорау куеп ни уйларга белми йөриләр. Асавка халкы борын-борыннан тату, туганчыл, ярдәмчел булып яшәде. Аларның бердәмлеге, кешелеклелеге гасырларга сузылган. Һәм авыр хәбәрне дә күмәк кайгы итеп каршы алалар. Шушы халыкның гадилеге төрле хәсрәтләрне күтәрергә ярдәм итәдер, авылда ике милләт вәкилләре яши, алар барысы да татар Һһәм удмурт телләрен үз телләре иткәннәр. Авылга кереп йомышларың белән йөри башласаң, алар ачык йөзле, фикерләре файдалы, киңәшләшеп барырлар. Алар бер-берсенә ярдәмгә килергә әзерләр, бу халык турында бары тик җылы сүзләр әйтәсе килә. Шундыйларның берсе Шакировлар гаиләсе. Шакир Сайфидияров бик уңган хезмәт алдынгысы, Миңсылу да уңган хатыннарның берсе. Алар бик яшь түгелләр. Бер көн килеп сугыш аларның да ишеген кагачак. Улмәс әле армия сафларында да булмаган. Ана кешенең йокысыз төннәре башланды инде, сугышка алырлар, ул турыда сүз дә юк, дүрт саны төгәл, гәүдәгә дә нык, баһадир сынлы. Барына канәгать булып яшәп кенә ятарга иде. Күз ташлап йөргән чибәре дә бар, авылның иң акыллы кызы, Аллаһы аларны берсенә берсен матур, тигез пар итеп яраткан, Улмәсем исән генә йөреп кайтсын инде. Дөмеккере фашистлар, күпме язмышларны челпәрәмә китерәләр. Фин сугышыннан күпләр имгәнеп кайттылар, 20нче яшьтә булганнарны беренче эшелоннар белән озата башлыйлар, алар белән бер чорда тракторчыларны, хәрби хезмәттән кайтканнарны, водитель һөнәре булганнарны (алар бик аз була) озаталар.
Коммунистлар партиясе чакыруы буенча Совет халкы монолит стена булып дошманга каршы баса. Адәм баласы туган җире өчен арысландай көрәшә. Шушы беренчеләр арасында асавкалылар да була.
Сугышка юллама озак көттерми. ”На войну!” дигән коточкыч сүзләр дә булмый анда. Чын хәрбиләрчә кыска гына сүзләр: “Призываетесь для прохождения военной службы”. Инде гадәткә кергән, авылда фронтовикларны бер төрле озаталар. Пар атлар җигелә, авыл озату юлына бердәм Һһәм дәррәү чыга. Авылның бердәнбер гармунчысы халкыбызның моңлы көйләрен суза, колагына “аю басканнарның” да күзләре юешләнә. Тәкъдир бит, әллә соңгы тапкыр кочаклашып аерылышабыздыр, бәлки иң кирәкле, кадерле теләкләрнең дә ахырыдыр. Гади авыл егетләренең күңелләрен фәлсәфи уйлар өшетә. Июль азагы, җәй үзәге булса да күңелләрдә шомлы суык. Армия хезмәтен үткәннәр ананы тынычландырырга тырышалар. “Өзгәләнмә, Миңсылу апа. Баргач та фронтка ташламыйлар әле, башта ай-ай ярым учебкада әзерлек үтә әле ул,”— дип юаталар. Китүчеләр Һһәр чакырылышта 3тән алып 10га кадәр. Эх, ул кыңгырау тавышлары, атлар да кем өчен соңгы яңгыраулар икәнен аңлыйлар кебек. Анасы белән ул аерылыша. Иванай елгасы күпләрнең күз яшьләрен үзенә сеңдерә, бихисап сагышларны, алдагы өметләрне үзенең челтерәп аккан суларында сер итеп саклый. Пар атлар Балтач хәрби комиссариатында күп була. Арытабан — Куяды станциясе. Монда фронтка китүчеләрне стройга тезәләр. Әнисенең: “Улым, үзеңне сакла!” — дигән сүзләре колагында яңгырый. 1941 елның августыннан хәрби юл башлана. Документлар буенча фронт сызыгында 1941нең ноябреннән 42нең февраленә кадәр 91нче диңгез бригадасы составында, аннары 1942 елның декабренә кадәр укчы. Нәкъ шул вакытта беренче яралану ала. Җиңел яралану дигән сүзләр медицина өчен генә ул. Яралану — сафтан чыгу ул. 4467нче эвакогоспитальдә дәвалану Улмәс өчен сугышның халык уенда, аның чиксез нәфрәтендә нинди чагылыш тапканын аңлау дәресе була. Госпитальдән икенче холыктагы сугышчы булып чыга. Җиңү – мәҗбүри, җиңү таләп, җиңү- бурыч. Яраланганнар алдында да, салкын кышта кирза итек белән сугыш позициясен саклаучылар алдында да, гади совет солдатыннан Җиңү көткәннәр алдында да. “Юк инде, господа фашисты, туган илгә үткәрмим сезне! Өлкән сержант Шакиров соңгы тамчы канына кадәр сугыш яланында булыр.” 259нчы укчы полкның 43 армия составында аларны Мәскәү астына күчерәләр, башкаланы саклап калу стратегик Һһәм сәяси әһәмияткә ия. Бу блоктан дошманнарны куып алып киткәч, Калинин, беренче Балтыйк буе Һһәм 3нче Белоруссия фронтларында хезмәт итә, командование Улмәснең взводын иң җаваплы, хәлиткеч юнәлешләргә ташлый. Асавкадан сугышка баручы авыл егете түгел инде ул. Андыйларны рус егетләре үзара ”прострелянный воробей” диләр. Витебск өлкәсе Шумилино кырында егет сынала. Ротага дошманның зур төркемен камап алып, юк итү бурычы куела. Шул рота составындагы взводка иң авыр Һһәм җаваплы хәрби бурыч — Камалышны тәэмин итәр өчен соңгы, кыска гына аралыкны як-яктагы үзебезнең гаскәрләр белән тоташтырып, камалышны төгәлләргә. Өч көн, өч төн бара бәрелеш. Дошман чигенә, ләкин бирешми, безнең яктан да югалтулар күп. Взвод командиры тиңсез бәрелештә Һһәлак була. Дошман оборонасын җимергәндә өлкән сержант Шакиров Устав буенча командалыкны үз өстенә ала. Берничә генә исән калган сугышчылары белән Улмәс Шакиров алга атлый. Автоматлар тыкылдавы, артиллерия канонадасы астында взвод алга омтыла. Улмәс үзе дә әйтә алмас иде ничә солдат калганын янында, төтен, тавыш, яралыларның ярдәм сорап кычкырулары, үзара кычкырулар. Мәшхәр шушы икән дип Шакиров алга омтыла. Камалыш тәмамлана, өлкән сержант Шакиров 20ләп солдатны, шул исәптән, бер офицерны әсирлеккә төшерә, коралларын ташлатып үзебезнең штабка тапшыра. Берничә көннән взвод беренчеләрдән булып Көнбатыш Двинаны кичә. Күрсәткән батырлыклары өчен Улмәс Шакирович Шакировка СССР Югары Советы Президиумының 22 июлендәге Указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аңа Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены тапшырыла. Аның күкрәген күпсанлы медальләр, шул исәптән, “ Варшаваны азат иткән өчен”, “ Германияне җиңгән өчен”, “Жуков медале” бизәде. Дүрт тапкыр яраланган Улмәс Шакиров чын патриот иде. Сугыштан кайту белән балалар укыту белән шөгыльләнде, Молотов исемендәге колхозны иң авыр вакытларда җитәкләде, ирешелгән уңышлары өчен колхозга “Москвич-401” маркалы җиңел машина бүләк итеп бирелде. Ул туган авылыннан бер җиргә дә китмәде, бөтен гомерен районда, үз авылында, үз халкы арасында үткәрде. Район мәктәпләренә балалар белән очрашуларга теләп барды, күп тапкырлар Балтач КПСС райкомы әгъзасы, авыл Советы, район Советы депутаты булып сайланды, депутатлык бурычларын намус белән үтәде, аның фатихасы белән ике улы хәрбиләр хезмәтен үз иттеләр, бүген алар подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялда. Улмәс Шакировның исемен күп пионер оешмалары йөретте. Уфа, Ижевск шәһәрләрендә аның хөрмәтенә тактаташ куелган. Беренче санлы Балтач урта мәктәбенә Улмәс Шакиров исеме бирелгән. Геройның туган авылында аның тормыш юлын чагылдырган мөһим вакыйгалар турында музей эшләп килә. Халык Героен онытмый.
Ханис ХАҖИМОВ.
(Материаллар У. Шакировның шәхси архивыннан алынды).


Читайте нас: