Әтиебез, зур әтиебез Сафетдин Әхкамов 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. Орша шәһәрендә, Беоруссиядә хезмәт итә. Камалышта кала. Польшага кадәр барып җитә. Җиңүгә берничә көн калгач, яралану сәбәпле, сугышка яраксыз дип табыла. Фронттан инвалид булып кайта.
1960нчы еллар башы. Иске Яхшый авылының мәчете имамсыз кала. Элекке мулла, Урта Елга авылыннан килеп йөрүдән арып (өлкәнәю сәбәпле), муллалыкны алып бара алмавы турында мәчет картларына игълан итә. Ул елларда бу бик четерекле хәл була. Чөнки Иске Яхшый мәчетенә райком идеологлары тарафыннан моңа кадәр дә кырын караш яши. Сәбәбе: бер колхозда, бер авыл советында ике мәчет тотыла: Сәйтәктә һәм Яхшыйда. Дин тыелган, кысрыкланган елларда ике мәчетнең берсе эшен туктатырга тиеш була. Әлбәттә, мулласыз калган мәчетне ябу уңайлырак. Мәчет картлары өчен зур мәсьәлә туа. Ничек авыл мәчетен саклап калырга? Мөфти мулла җибәрми, авылда да бу эшне йөкләп алырга теләүчеләр юк. Мәхәллә активистлары муллалык вазифасын йөкләп ал, мәчетне саклап калыйк, дип Сафетдин Әхкамовка мөрәҗәгать итәләр. Сафетдин риза була. Җиңел карар булмый ул. Дин тотучылар, мәчеткә йөрүчеләр мактауда булмый ул елларда. Сафетдинны райкомга бер генә чакырмыйлар. Муллалыктан баш тарттырыр өчен үгетләп тә, куркытып та карыйлар аны! Ләкин ул үз фикерендә тора: “Мин закон бозмыйм, илебезгә каршы җинаять эшләмим, минем беркемгә дә зыяным юк. Дин тоту Конституция тарафыннан рөхсәт ителә”, — ди райком идеологларына. Бөгелми, сыгылмый, ничек кенә басым ясалса да мәчет саклап калына Һәм 60нчы еллар башыннан алып 80нче еллар уртасына кадәр авыл мәчетенең имамы булып тора.
1980нче еллар башы... Иске Яхшый мәчете районда бердәнбер мәчет булу сәбәпле, партия һәм район башкарма комитетларының игътибар үзәгендә була. Дини мәсьәләләр райкомда бюрога куелса, башкарма комитет каршында дин буенча комиссиядә карала. Алар инструкциядә кушылганча эшлиләр.
1980нче елда, Ауропа һәм Сибирия мөселманнарының нәзараты рәисе булып Уфага Тәлгать Таҗетдин кайта. Ул Иске Яхшый мәчетенә конвертка салып хат җибәрә. Анда һәр җөмләсе саен бөтен җирдә тынычлык, татулык булсын, дип кабатлана. Партиягә, хөкүмәткә, идарә итүчеләргә, шулай ук башкаручыларга, хәтта, динсезләргә һәм башка диндә булучыларга да бер каршы сүз булмый.
Бары тик бу хатны мәчеттә укып ишеттерергә диелгән. Бер җомгада әлеге хат укыла.
Шул ук елда Иске Яхшый мәчетенең манарасына ай куела. Моңарчы манара айсыз тора.
Ул елларда мәчеттә имам Сафетдин Әхкамов, казначей Закир Галләмшин була. Алар авыл халкы белән берлектә мәчетне, аның ихатасын, зиратны һәм иске зиратны тәртиптә тоталар.
Дин буенча комиссия әгъзасы, иструкция кушкан вакыт җиткәч, мәчеткә барып дин әһелләренең эшен, документларын карап акт төзеп кайта. Ул вакытта хәер сала торган тартмалар 3 йозакка бикләнә. Аларның ачкычларының берсе — имамда, 2нчесе мәзиндә, 3нчесе казначейда саклана. Тартмаларны бергәләп ачканнар. Чыгымнарның иң күп өлеше тынычлык фонды исәбенә күчерелә, калган суммалар җир салымы, мәчетне тотуга һәм төзекләндерү эшләренә киткән чыгымнар. Һәр чыгымның документ белән раслануы шарт.
Тынычлык фондына, елына бер тапкыр, районның барлык оешмалары да акча күчерсә, Иске Яхшый мәчете, комиссия кушуы буенча, ешрак һәм зуррак сумма тапшыра. Ә җир салымын сельполар һәм дини оешмалар түли. Тик икенчеләренә закон буенча дүртләтә артыграк салына. Мулла хуҗалыгыннан да салымнар дүртәтә күбрәк алына.
Шулай, 1980нче елда бер килүендә, тикшерүче, мәчеттә булган барлык кәгазьләрне тикшерергә дип алып китә һәм нәтиҗәсе буенча Сафетдин Әхкамовны райбашкарма комитеты янындагы комиссияга чакырта. Бабайны бер бастырып, бер утыртып, шелтәләп аңлатма алгач карар чыгарыла. Ул болайрак яңгырый: документсыз (килешүсез) мәчет манарасына ай куйдырган һәм уннан артык кеше җыеп мәчеттә вәгазь (Т. Таҗетдинның хатын) укыганы өчен 25 сум штрафка тарттырырга һәм квитанциясен китереп күрсәтергә. Бу хәлне, комиссия составында булган бер яшь кыз, олы кешенең калтыранып торуын (сугышта алган контузия нәтиҗәсе) күреп, жәлләп тә, кыенсынып та сөйли.
Мәчеткә йөрүчеләрнең чикле саны теге инструкциядә күрсәтелән. Ә менә булган килешүне алып китеп, юк, диюенә хәзрәт тә, мәчет картлары һәм башка моны белүчеләр дә аптырый. Ул килешү җиренә җиткереп төзелгән була. Анда мәчет манарасына кран ярдәмендә, ай куйган өчен 500 сум акча алу-бирү күрсәтелә. Нәрсә өчен шулай карар иткән бу адәм? Бүген дә бик сәер тоела (белүче бер Аллаһы). Үзе югалтып — таныйсы килмәгәнме? Әллә штраф салыр өчен шулай кирәк дип тапканмы? Бәлки, мәҗбүр иткәннәрдер?
Пенсиясен алгач штрафны түли хәзрәт. Квитанциясен дә күрсәтергә җибәрә.
1990нчы ел башларында гына дингә уңай карау башлана. Соңрак, айлы манаралар куюда түрәләр дә катнаша.
1960—1980нче елларда дингә ныклап каршы торучыларның күпләре бу көннәрне күрә алмады. Ә калганнардан тәүбәгә килүчеләр дә юк түгел.