Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
9 ноябрь 2018, 10:29

Рәфис Шәйхәйдаровның „Колый Балтачев” дип исемләнгән өр-яңа китабы дөнья күрде

Иске Балтач җәмигъ мәчете имам-хатибы, туган як тарихын өйрәнүче, берничә китап авторы Рәфис Шәйхәйдаровның күптән түгел өр-яңа китабы „табадан төште”.

Иске Балтач җәмигъ мәчете имам-хатибы, туган як тарихын өйрәнүче, берничә китап авторы Рәфис Шәйхәйдаровның күптән түгел өр-яңа китабы „табадан төште”.
Яңа басма XVIII гасырда Балтач районына нигез салган, кыр-Танып һәм Кара-Табын волостьлары старшинасы Колый Балтачевка багышлана. Китап архив мәгълүматларына, җирле халыкта сакланган истәлекләргә һәм үткән гасыр ахырында галимнәр тарафыннан язылып алынган риваятьләргә нигезләнеп язылган. Китап өлкән буын кешеләренә. Мәктәп укучыларына, тарих укытучыларына, гомумән, төбәгебезнең үткәне белән кызыксынучыларга билгеләнгән.
Тарихи китап „Полиграфдизайн” җәмгыяте типографиясендә 400 данә тираж белән басылган. Аның тышында — якташыбыз М. Вафинның К. Балтачевны сурәтләгән картинасы.
Китапка кереш сүзне Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты, педагогика фәннәре докторы, профессор, Русия мәгариф академиясенең мөхбир-әгъзасы Әлфис Гаязов язган.
(Китап турында тулы язма белән “Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында таныша аласыз).
Читайте нас: