Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
2 ноябрь 2018, 09:50

Туктай авылыннан Геннадий Валитов зур әтисенең фронттан язган хатын күз карасыдай саклый

Сандык төпләрендә сакланган солдат хатлары. Туктай авылында яшәүче Валитовлар гаиләсе өчен бик кадерле алар.

Сандык төпләрендә сакланган солдат хатлары. Туктай авылында яшәүче Валитовлар гаиләсе өчен бик кадерле алар.
Бүгенге көндә үзе хаклы ялга туктаган Геннадий Васильевичка бабасының хатын өлкән туганнары ядкарь итеп тапшырган.
—1904нче елда туган бабам фронтка алына. Бу хатын ул 1942нче елның 1нче гыйнварында язган. Новгород өлкәсенең Болотницкое станциясе җирендә барган каты алышларда шул ук канлы 1942нче елның 25нче гыйнварында батырларча һәлак була... Бу хакта мәгълүматларны юлладым, бабам истәлекләрен тергездем, — дип горурланып сөйли Геннардий Васильевич.
Оныгы әйтүенчә, хат мари телендә язылган. Анда солдат гаиләсенең хәле, балаларының ничек үсүе, нәрсәләр белән туклануы турында сораша. (Күп сүзләре, ни кызганыч, еллар узу белән, кәгазь битеннән җуелган да инде...) Яу кырларында башын салган туктайлы Валимухамет Валитович Валитовның ике улы кала, алар әтисез үсеп, кеше була.
Ә сезнең сандык төпләрендә нинди кадерле ядкарьләр саклана, дуслар?

Читайте нас: