Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
1 ноябрь 2018, 10:32

„Комсомолның бурычы — җаваплы кадрлар үстерү иде”, — ди ВЛКСМ Балтач район комитетының элекке икенче һәм беренче секретаре Илдус Мостафин

Илдус Әнгам улы Мостафинны элекке хезмәттәшләре белән Ленин комсомолының 100 еллыгы уңаеннан үткән тантанада район мәдәният сараенда очраттым.

Илдус Әнгам улы Мостафинны элекке хезмәттәшләре белән Ленин комсомолының 100 еллыгы уңаеннан үткән тантанада район мәдәният сараенда очраттым.
1986—1989нчы елларда ВЛКСМ район комитетынынң — икенче, 1989—1992нче елларда беренче секретаре вазифасында эшләгән Илдус Мостафин, Илдус Әнгам улы беренче булганда икенче секретарь йөген иңнәрендә йөкләгән Радик Әмирҗанов һәм элекке „Урал” колхозының башлангыч комсомол оешмасы секретаре, җиңел атлетика буенча СССРның спорт мастеры Рамил Закирҗанов (рәсемдә өчесе дә алгы планда) бу көнне яшьлек елларын, истә калырлык мизгелләрне хәтерләрендә яңарттылар.
—Ел саен 14 яшьләре тулган үсмерләр комсомол сафларына кабул ителә, арада, әлбәттә, беренче килүдән кабул ителмәгәннәре дә була иде. Аларның, гадәттә, я характеристикалары бик мактанырлык түгел, я тәртип ягы аксый, яки башка җитешсезлекләр комсомол булуга киртә куя. Тәрбияви рольне алга куйган оешма мондый үсмерләр белән эш алып бара һәм икенче килүдә ул яшьләр дә комсомол сафларына кабул ителә иде, —дип искә алды Илдус Әнгам улы.
Зур эшләр башкара район комсомоллары. Районнан хәрби хезмәткә чакырылып хәрби бурычларын Әфган җирендә үтәгәндә батырларча һәлак булган егетләрнең ата-аналарының хәлен белүләр, проблемаларын хәл итүдә булышлык күрсәтүләр... Яугир-интернационалистларга йорт төзелешендә төзелеш материаллары юллауда, үз эшләрен башлап җибәрүдә җиһазлар алуда ярдәм кулы сузулар...
1920нче еллардагы канлы вакыйгалар чорында Тушкыр авылы комсомолының бандитлар тарафыннан җаны кыелган урында, Иванай—Көнтүгеш авыллары арасындагы яланда өч көнлек туристик слётлар үткәрүдә дә район комсомоллары үзләре башлап йөрүчеләр була.
—Комсомолның бурычы — җаваплы кадрларны күрү, табу, аларның оештыру сәләтен үстерү иде. КПСС район комитеты, башкарма комитет, колхозлар, авыл Советларында, вакытында комсомол мәктәбен үткән кешеләр җитәкчелек итте. Кадрларны әзерләү комсомол аша алып барыла иде, — ди Илдус Әнгам улы.
Урыннардагы эшче яшьләр бригадалары турында да сөйләде әңгәмәдәшем. Мата сөтчелек фермасы яшьләренең республика ярышында катнашып беренче урын алулары, аларга Кызыл Байрак белән төсле телевизор бирелүе, „Ленин бүләк” колхозы яшьләренең басучылык буенча ирешкән хезмәт казанышлары өчен Т-40 тракторы белән бүләкләнүен ничек онытасың?!
Зур планнар белән яши район комсомоллары. 1990нчы еллар. Сәйтәк кирпеч заводы төзелеше башлана. ВЛКСМ район комитеты кадрлар белән комплектлаган, „Башнефтезаводстрой” оешмасы башлаган эш, кызганычка каршы, төгәлләнә алмый...
Нәкъ шул дәвердә илдә үзгәртеп корулар башлана. Республикаларның үзләрендә союзлар оеша. Башкортстанда Демокартик яшьләр союзы барлыкка килә. 1992нче елга кадәр районда ВЛКСМ составында шушы союз эшли. Тик янә бер кыенлык килеп туа. Взнослар җыелмый. Башлангыч оешмалардан взнослар керми. Оешма хуҗалык исәбенә эшли башлый. 1991нче елдан үзәкләштерелгән финанслау туктатыла. СССР чорында районда 34 башлангыч комсомол оешмасы эшли. Һәрберсендә секретарь. Шуларның бер өлеше — ВЛКСМның Үзәк Комитеты ставкасында, бер өлеше колхозлар балансында була. Вакыт узу белән колхозлар аларны тота алмый башлый. Яңа оешкан союз атна саен төрле мәдәни-массакүләм чаралар оештыра. Район мәдәният сараенда заманча җиһазландырылган кафе ачыла. Сок суыткыч, төсле телефизор, видеомагнитофон алалар. Яшьләр өчен мәдәни чаралар оештыралар.
Иске Балтачта чаңгы базасы, яктыртылган чаңгы трассасы булдырыла. Ә „Что? Где? Когда?” клубы?! Республика яшьләренең „Ленинец” гәзитенең җыелма командасы белән балтачлылар командасы арасында үткән бәйге ул буын яшьләренең әле дә хәтерендә. Төрле музыкаль төркемнәр катнашлыгында район яшьләренең ял сәгатьләрен оештыруда район мәдәният сарае, мәдәният бүлеге, башлангыч оешма секретарьлары башлап йөри.
Гасырга тиң тарихы булган данлы оешма елъязмасында Балтач комсомолларының да матур эзе бар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: