Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
18 октябрь 2018, 16:23

Бардалыларны Батырша рухы Балтачка тарта

Унсигезенче гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша)ның Иске Балтач авылындагы йорт-музеена халык агымы ел әйләнәсенә тынмый. Шушы көннәрдә балтачлылар Пермь краеның Барда районы делегациясен кабул итте.

Унсигезенче гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша)ның Иске Балтач авылындагы йорт-музеена халык агымы ел әйләнәсенә тынмый. Шушы көннәрдә балтачлылар Пермь краеның Барда районы делегациясен кабул итте.
Барда районының аксакаллар советы рәисе Кадыйрҗан Зиятов җитәкчелегендә ветераннар, пенсионерлар төркеме, башкалабыз Уфа шәһәренә юл уңаеннан Иске Балтачта тукталды. Гомерләрен мөгаллимә, ак халатлы, кино хезмәте кебек тармакларга багышлаган өлкәннәр тәүдә Иске Балтач җәмигъ мәчетенә кереп дога кылды, аннары Габдулла Галиев (Батырша) йорт-музеена юлланды.
Биредә кунакларны йорт-музей директоры Рәфис Шәйхәйдәров сәламләде һәм данлы якташыбызның биографиясе, тормыш юлы белән таныштырды. Кунакларга, әлбәттә, бөек шәхеснең Барда җиренә бәйле истәлекләр булгандыр. Рәфис Шәйхәйдәров Батыршаның тарихи эзләре Гайнә иле белән дә тыгыз бәйләнештә булуы турында бәян итте.
Утыз ел гомерен белем алуга багышлаган зыялы шәхес Батырша, Ташкичү мәдрәсәсен тәмамлагач, әлеге Пермь краеның Барда районы җиренә юл тота. Ул дәвердә Гайнә иле булып йөргән Барда җирендә (Байавылда) ике ел белем бирә һәм имам булып тора Батырша.
Күп йөргән, халык белән аралашкан, тыгыз элемтәдә торган Батырша халык күтәрелешенә кадәр үк үзе башлангыч биргән хәрәкәтне бастыру өчен кораллы отрядлар оештырылуы турында белә, анда да куркып калмый, кораллансыннар, аннары халык ягына чыгарлар дип өмет итә.
Иң фаҗигале, иң аяныч кимсетүләр чорыннан торган унсигезенче йөз уртасындагы колонизаторларның урыс булмаганнары чираттагы мәртәбә чукындыруы, мәчетләрне, мәдрәсәләрне җимерү, үз диннәренә хыянәт итәргә теләмәгәннәрне яшәгән җирләреннән куу, җирләрен тартып алу, динен сатканнар өчен дә салым түләү, башка гаделсезлекләргә каршы халыкны күтәрелешкә әйди ул.
Батырша хәрәкәтенең бер учагы — Нугай юлында, икенчесе Гайнәдә булганлыгы мәгълүм. Батырша хәзрәт мәдрәсәсендә Гайнә ягыннан күп шәкертләр гыйлем алган...
Музей директоры үткәргән экскурсия дә кызыклы булды. Бай экспозицияләргә тупланган мәгълүматлар арасында кулъязма китаплар, күренекле шәхесләрнең шәҗәрәләре, Барда районы һәм Ырымбур өлкәсе экспозицияләре, Батырша шәхесенең агымдагы уку елыннан 8нче сыйныфның уку программасына кертелүе турында мәгълүматлар кунакларда кызыксыну уятты.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: