13нче гыйнвардан 14енә каршы төндә искечә Яңа елны каршы алалар. Элек-электән бу вакытка игътибар зур булган. Гади төн түгел икән бу. Сынамышларга күз салыйк.
Йортка байлык җәлеп итү өчен бу вакыт уңышлы санала. Моның өчен бүген мендәр астына бер тимер акча салып йоклагыз.
Тик менә акчалы мендәрдә йокламагыз, ә янына тагын бер мендәр салыгыз. Икенче көнгә ул акчаны өйнең билгеле берәр урынына алып куярга кирәк булачак. Ул акчаны өйдән алып чыгарга ярамый. Борынгыдан килгән сынамышны дөрес үтәсәгез, өйгә ниндидер көтелмәгән акча килер.
Бу тик халык сынамышы. Аңа ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.