Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 март , 21:01

Нинди гөлләрне өйдә тотарга ярамый?

Тәрәзә төбендә гөлләр үстерергә бик яратабыз да соң. Ә аларның күпләре агулы икәнен беләсезме?

Нинди гөлләрне өйдә тотарга ярамый?
Нинди гөлләрне өйдә тотарга ярамый?

Тәрәзә төбендә гөлләр үстерергә бик яратабыз да соң. Ә аларның күплләре агу "чәчеп" утырырга да мөмкин икән. 

Бөтен гөлне дә өйдә үстерергә була, әмма бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки аларның кайберләрендә агулы сок бар. Мәче, этләр аларны чәйнәп, зыян күрергә мөмкиннәр. Кечкенә балаларга да кагыла бу.

Агулы гөлләр: монстера, алоказия, диффенбахия, спатифиллум, фикус, цикламен, филодендрон,молочай, пахиподиум, адениум, глориоза, примула. 

Аларның согы куркыныч. Балалар ялгыш кына өзеп алсалар, бармакларын яндырырга мөмкиннәр. Шуңа да аларны өске шүрлекләрдә тотыгыз.

Йокы бүлмәсенә “авыр”, көчле исле гөлләр куймагыз, чөнки алардан баш авырта. Әйтик, бик күпләр яраткан орхидеяны.

 

 

 

Автор:
Читайте нас: