Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 февраль , 20:41

"Мин һәрвакыт синең белән булырмын...”

Кичен мәчебез идәндә яткан килеш, калтырана башлады. Апаем: “Иртәнгә кадәр үләчәк”, – диде. Мин, ачуланып, юк-бар сүз сөйләп утырмаска куштым. Калтыранып яткан мәчене лабрадор этебез килеп кызганып ялады. Хайваннар арасындагы шундый кызгануны һәм мәрхә­мәтлелекне күреп, видеога төшердем.Бу видео – мәчемнең соңгы видеосы булды. Иртәнгә кече дустым җан биргән иде...

"Мин һәрвакыт синең белән булырмын...”
"Мин һәрвакыт синең белән булырмын...”

“Сәлам, хуҗам! Сине күрергә бик шатмын. Таныш булыйк, бергә булыйк, рәхмәт сиңа! Ләкин мин синең белән гомереңнең азагына кадәр булмамдыр, алай озак яши алмам. Әмма мин синең белән үземнең гомерем азагына кадәр булырмын. Мин һәрвакыт синең белән булырмын...”

Яңа фатирга беренче итеп мәчене кертәләр... Мин кертмәдем, минем мәчем юк иде.

Ипотека алганда фатирга кем генә кермәде: риелтор да, сатучы да, үзем дә.Ипотека буенча килешү төзелгәч, фатир алу шатлыгы белән уртак­лашыр­га дусларымны чакырдым. Яшьләр җыелды, иске генә ремонтсыз “хрущевка” яктырып киткән төсле булды. Мул өстәл әзерләдек, күңел ача башладык. Тост­лар тыңларга яратмасам да, дуслар әйткән матур сүзләр һәм теләкләр кү­ңелгә сары май булып ятты. Ә бүләкләр кәефне күтәрде.

Табын ахырында дуслар никтер тышка чыгып китте, ә мине икенче бүл­мәгә озаттылар. Сюрприз булырга тиешлеге аңлашылды. Ләкин нинди? Нәр­сә бүләк итәрләр икән? Бүлмәдә утырганда уйга баттым. Төрлесе хакында уй­лыйм: берәр кыйммәтле бүләкме икән?

Бераз вакыт үткәч, дусларым мине бүлмәдән чакырып чыгарды. Бүлмә уртасында идәндә шарлар белән бизәлгән зур тартма тора иде. Барысы да елмайган, кемнәрдер телефоннарын кабызып, видеога төшерә башлады. Әлеге тартманың буш түгеллеге аңлашылды, эченнән чиелдау ишетелде, тартма селкенә башлады.

Тәүдә ышанмыйча, шаккатып тордым. Алар чынлап миңа мәче баласы бүләк итәме ул? Ул бит шундый җаваплы эш, мин аны ничек карармын?
Мин шуларны уйлаганчы, кечкенә мәче тартмадан сикереп төшеп, челтәр буенча үрмәләп менеп, түшәмгә кадәр җиткән иде инде...

Өй туе мәңгегә хәтеремдә уелып калды. Дуслар кайтып киткәч “күңел­ле тормыш” башланды гына. Ишек ябылу белән күптән күз алдыннан югалган мәче баласын эзли башладым. Чакырам – тавыш бирми. Йодрык кебек кечкенә иптәшемне бөтен фатир буйлап эзләп чыктым – беркайда да юк. Беренче кичне үк югалдымы икән ни? Без ишекне ачканда чыгып киттеме? Үзем кайгырам, үзем эзлим. Бер караган урыннарны кабат-кабат карап чыктым. Ярты сәгать узды, мәченең тавышы да, эзе дә юк. Аптырагач, түшәмнән дә карадым – юк. Соңгы урын итеп ванна бүлмә­сенә кердем. Бүлмәне карап чыккач, тагын да ныграк күңел­сезләндем. Минем белән бергә яшәгән апаем да мин караган урыннарны тагын бер кат карап чыкты.

Өй туенда булган күтәренке кәеф югалды. Диванда тын гына уйланып уты­рам: булганнарны искә төшерәм, мәче кереп качар урыннарны күзал­лыйм...
Шулвакыт бүлмәгә апаем йөгереп керде һәм мине үзе белән ванна бүлмәсенә чакырды. Керсәм, раковина астындагы кирәк-ярак белән тутырылган шкафта мәче баласы, калач кебек оешып, йоклап ята. Кулыма алып, кочаклап уятырга тырышкач та, озак кына уянмады әле. Ә уянгач, шаккатып, бераз куркып миңа карады. Аһ, син, шайтан!

Мәчегә “Бо” кушаматы бирдем. Без аның белән шактый күп фото-видео төшерә башладык. Ул миннән дә сорамыйча, миңа сиздермичә гаилә әгъза­сына әверелде. Мәчегә кечкенә урын-җир, уенчыклар сатып алынды. Төннә­рен минем куенга сыенып, мине җы­лытып йоклый башлады.

“Бо”ның яраткан шөгыльләре арасында – ашау, йоклау, уйнау булды. Ә соңрак, бераз үскәч, тәрәзә төбенә сикереп менеп, тышта булганнарның барысын да күзәтеп утыра башлады. Фатир беренче катта булгач, аның өчен барысы да кызык иде: яуган кар да, узып баручы машиналар да, агач­ларда чыркылдап утырган кошлар да. Мин эшкә киткәндә тәрәзәдән карап озатып кала, ә кайтканда каршы ала иде.

Яз азагында фатирда пәйда булган мәченең карны күргәне юктыр, дип уйладым. Кичләрнең берсендә “Бо”ны күтәреп алдым да, урамга чыктым. Подъездга чыккач ук мәче өшеде, калтырана башлады. Шуңа карамас­тан, аны алып чыгып, карга бастырдым. Ул ни булганын аңламыйча, бер миңа, бер ап-ак карга карап торды да, карны башта иснәп, аннары тәм-ләп тә карады. Ләкин нык өше­гәнгәме, таныш булмаган урынга чыгаргангамы, арткы аякларына басып, миңа таба тартылып кычкыра бышлады.

Яз үтеп, җәйнең килгәнен сизми дә калдык. Фатирдагы эсселеккә түзәлми­чә, тәрәзәләрне ачып утырабыз. Мәче­без хәзер тәрәзәдән карап кына утырмый, ә ачык тәрәзә аша башын тыгып, барысына да колак сала, дөньяны өйрәнә. Кечкенә булса да, тәрәзә төбендә утырырга һич курыкмый ул!

Ялларымның берсендә фатирда идән юдым. Мәче минем эшемне тәрәзә тупсасыннан күзәтеп утырды. Җыештыру эшләре озак барды, арып беттем. Идән юдым, тузан сөрттем. Ә мәче мине карап утыра... иде, ә хәзер юк! Кинәт мәче тавышын ишеттем, тавыш тыштан килә иде. Тәрә­зәдән карасам, мәчем егылып төшкән! Ул куркып, йортның ди­варына ябышып өскә сикерергә тырыша. Фатирдан чыгып йөгергәнне сизми дә калдым. Шул мәче тагын мине йөгерергә һәм кайгырырга мәҗбүр итте!

“Бо”ның дөнья белән кызыксынуы арта барды... Кичләрнең берсендә апаема ашыгыч медицина ярдәме хезмәт­кәрләрен чакыртырга туры килде. Кил­гән табибларны мәче каршы алды. Апаемны тикшергәндә ул да яннарында булды. Табиблар белән уйнарга тырышып, комачаулап йөрде. Мәчене кулларыма алып, каты кочаклап тоткач кы­на апаема медицина ярдәме күрсә­тә алдылар. Ярый хәл куркыныч булмады, табиблар тиз генә җыенып, чыгып та китте. Алар үзләре артыннан ишекне ябарга оныткан икән... Тукта әле. Тагын?! Минем мәче бит күптән күренми, тавышы да чыкмый! Кичкырын мәчене эзләргә тышка чыгып киттем. Озак эз­ләдем – тышта да, бөтен катлар буенча да. Нәтиҗәдә беренче каттагы бала коляскалары астында табылды.

“Бо” тышка чыгып качмасын өчен аны үзем алып чыгып йөртә башладым. Кечке­нә мәче үләндә уйнарга, кояшта ләззәтләнеп ятарга ярата иде.
Үскән саен кызыксынган әйберләре дә үзгәрә барды. Хәзер мәчем тәрәзә тө­бен-нән табигатьне түгел, ә баш-калар­ны, бигрәк тә ана мәче­ләрне күзәтә башлады. Фатир тәрәзәсеннән чыгып качмасын өчен махсус чел­тәр дә куелды.

Ләкин көннәрнең бер­сендә “Бо” челтәрне ертып чыгып качкан. Фатир янындагы куаклар арасында гына ятса да, тотып булмады мәчене. Арлы-бирле чабып тик йөрде. Ул йөгергән саен минем ачуым кабарды. Нәтиҗәдә, мәчене тотып, өйгә алып кереп, азрак “тәрбия­ләп” тә алдым. Әмма мәчене тышка чыгып качудан берни дә туктата алмады. Аны эзләп йөгерүләр гадәткә керде.

Дустым белән балык тотарга баргач, апаем шалтыратып, мәченең янә чыгып качуы турында җиткерде. Ә мин, ачуланып, апаема мәчене эзлә­мәскә куштым, үзенә үпкәләсен, дидем. Шулай дип әйтсәм дә, минут саен телефонга карап, мәче табылуы хакында хәбәр көттем. Ә дустым миңа гаҗәпләнеп утырды, “Үзенә үпкәләсен, диде дә, үзе кайгырып утыра, бар уе мәче турында”, – ди.

Балыктан тизрәк өйгә кайтырга туры килде, чөнки апаем мәченең өй тирә­сендә күренмәве, тавышы да килмәве турында әйтте. Ул көнне өчәүләп эзләдек мәчене, тапмадык. Хәтта икенче, өченче көнне дә.

Мәче турында кайгыру басыла башлады. Ачуымнан, кайтса кайтыр, кайтмаса – юк, үзенә үпкәләсен, дип уйлый башладым. Ни җитмәгән соң аңа? Җылы фатирда яши, тук, иркә­лиләр, карыйлар, уенчыклары бар, сирәк-мирәк тышка да алып чыгалар. Аңламыйм мин аны!

Дүртенче көнне кич белән тышта мәче тавышы ишетелде. Шундук тәрә­зәгә барып карадым, минем мәче утыра: пычранып беткән, өшегән, бө-решкән. Ләкин тышка чыгып, кечкенә дустымны чакыра башлагач, ул никтер йөгереп качты. Төнлә яңгыр ас­тында аны тотарга тырышып карадым, тота алмадым. Ачуланып кереп киттем.

Мәчем никтер үзе тагын тәрәзә төбенә килеп ыңгырашты, тагын чыктым – нәтиҗәсез. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, үзе керсә – керер, кермәсә – юк, дип йокларга яттым.

Икенче көнне ул керде. Мәчегә ачулы булсам да, аны юып, җылытып, ашатырга ниятләдем. Никтер ашамады, ул көнне су да эчмәде. Аннан соң да азык янына килеп тә карамады. өс­тәвенә, бер урында моңсуланып тик утыра бирде.

Өченче көнне кич ветеринарга барырга туры килде, чөнки мәчем берни дә ашамады-эчмәде, ятып кына торды.
Ветеринар ханым, килеп керү белән: “Мәчегезне коткара алабызмы-юкмы – зур сорау”, дип шаккатырды. Башымда шундук төрле сораулар туды. Ничек инде коткара алмыйбыз? Ул бит тик бераз гына моңсу, чирлегә дә охшамаган.

Ветеринар диагноз куйды: панлейкопения яисә “мәче чумасы”. Ахыр чиктә, бу чир шундый көчле ки, аны йоктырган мәчеләрнең 90 проценты үлә икән. Ә минем “Бо” үлмәячәк. Ул бит минеке. Минем яраткан, кечкенә матуркаем, йомшаккаем...

Ветеринардан кечкенә дустымны коткарыр өчен барысын да эшләвен үтендем. Мәчегә зур өч укол кадады, мин тотып тордым. Авызына каерып дару салды. И, Аллаһ, исән калдырыр өчен хайван “этлибез”.

“Бо” исән калыр, теге үлмәү­челәр­нең 10 процентына эләгербез, дигән өмет белән кайтып киттек. Берничә укол, дару алынды, киңәшләр бирелде – өмет бар, өмет зур.

Әлбәттә, мәчебез ветеринарда бул­ганнан соң ашый башламады, су да эчмәде. Ләкин, киңәш буенча, азыкны аның авызына каерып сала башладым. Чөнки мондый чир вакытында мәчеләр, ничек кенә ач булсалар да, ашамыйлар икән. Ә чирне җиңү өчен аларны ничек тә ашатырга кирәк икән.
Икенче көнне мәчебез мәҗбүр итеп ашатканнарны косты, хәле тагын да начарланган төсле тоелды. Билге-ләгән уколларны авырттырып, кызганып булса да кадарга тырыштым. Азыкны ашарга мәҗбүр иттем.

Кичен дустым идәндә яткан килеш, калтырана башлады. Апаем: “Иртәнгә кадәр үләчәк”, – диде. Мин, ачуланып, юк-бар сүз сөйләп утырмаска куштым. Калтыранып яткан мәчене лабрадор этебез килеп кызганып ялады. Хайваннар арасындагы шундый кызгануны һәм мәрхә­мәтлелекне күреп, видеога төшердем.

Бу видео – мәчемнең соңгы видеосы булды. Иртәнгә кече дустым җан биргән иде...

Денис Таваев. 

Автор:
Читайте нас: