Альбина Гыйләҗева лаеклы ялда. Әмма тынгы белми торган шәхесләрнең берсе ул. Альбина Фаил кызы ел саен йортын гөл-чәчәккә күмә. Тере җан ияләре-чәчәкләрне тәрбияләмәсәң, вакытында су сипмәсәң ул корый. Тиешенчә тәрбияләп, күңел җылысын биреп үстергәнгәдер инде, йортлары илаһи гүзәллеккә күмелә. Аллы-гөлле чәчәкләр исә күз явын алырлык. Рухи азык та кирәк адәм баласына. Ел саен аны үзгәртеп башка чәчәкләр белән төрләндереп була, яки бер төрле чәчәк белән тыгыз элемтәне өзми гомер итеп була. Петунияләр күпләрнең күңел түрендә. Иртә җәйдән кар яуганчы хуҗабикәләрне сөендергәне өчендер, мөгаен.