Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 август 2022, 14:33

Урманга гөмбәгә барып, аю корбаны була язган

“Очрашу” нәтиҗәсендә, бабайның колагы өзелгән һәм күп кан югалткан. 

Бу хәл Свердловск өлкәсенең Черемухово авылы янында булган. 71 яшьлек ир-ат таныш булган урманга гөмбәгә барган. Гөмбә җыйган вакытта аңа аю очрый. Каршы килгән аюны күргәч, озак та уйлап тормый, янындагы пычак белән селтәләнә башлый. Ары таба аңын югалтып егыла.

Күпмедер вакыт үтеп, аңына килгәч, ярдәм сорарга дип телефонын эзли башлый. Тик ул телефонын һәм машина ачкычларын таба алмый. Ярый, теге аю киткән булып чыга. Якын тирәдә күренми. Бар хәлен җыеп, ул юл ягына юллана. Узып баручы автомобильчеләр аңа ашыгыч ярдәм чакырталар.

“Очрашу” нәтиҗәсендә, бабайның колагы өзелгән һәм күп кан югалткан.  Шаһитләр сүзләре буенча, бабайның тәнендә тирән яралар була. Бәхеткә, теге аю үз “эшен” тәмамламаган, ә үз юлы белән ары таба киткән.

71 яшьлек бабайга табиблар уңышлы операция ясыйлар.  Әлеге вакытта аның хәле яхшы.

 

Чыганак: "Комсомольская правда". 

Автор:
Читайте нас: